Адәм баласы еш кына сөйләшкәндә сүзләрне сайлап тормый. Атлаган саен каргана, юрый, кырыкка төрләндерә әйткәннәрен. Ачуы килгән чакта: "Күзең чыксын... башың бетсен... тамагыңа таш тыгылсын... тормышыңның асты-өскә килсен...» - дигән каргануларны дошманына каршы куллана. Үзенә караган юраулары күп була. "Шуны колагым ишетмәсен иде... Мәңге күрмәсәм дә үкенмәс идем... Кыл да кыбырдатмый ятар идем...» Таныш сүзләрдер барыбыз өчен дә. Шул хакта бер мәгънәле тарих искә төшә...
Гафият карт өчен бүгенге төн бигрәк озын тоелды. Боргаланды да боргаланды ул урын өстендә. Уйлмаган уйлары калмады. Бер иреккә куйсаң, хәтер дигән нәрсә бар гомерне күз алдыннан үткәрә. Күптән онытылган кешеләр, томан артында калган вакыйгалар яңара. Өметләнеп еш-еш уң яктагы тәрәзәгә карашларын текәде ул, таңның агарып шәүләсе төсмерләнә башлар дип өмет итте. Соңыннан түзмәде, күрше караватта тигез тын алып йокысында онытылган карчыгы Сафиягә эндәште.
Сиңа әйтәм, кайдан чыга шул кадәр йокы? Торып чәйнүкне утырт әле. Тамак кипте бигрәк.
Карчыгы урыныннан кузгалып, идәндәге чүәкләрен аякларына элде. Бер-ике ел инде карт та, карчык та киенеп йоклауны гадәт иттеләр. Һич тә карт сөякләр җылы тотмыйлар иде инде.
Мин уянган идем, торырга иренеп кенә яттым. - дип аклангандай итте Сафиясе, вак-вак адымнар белән аш бүлмәсенә таба теркелдәп калды.
Картның йоклый алмый җәфалануының сәбәбе бар иде. Бүген аңа кызы ерак Чабаксардан шалтыратырга тиеш. Бик тә мөһим хәбәр җиткерергә. Гафият карт бик тә өметләнеп яхшы хәбәр көтә иде.
Тотынгалап ишек алдына җитте карт, кадакка эленгән тунын иңенә салды. Почмакта сөялгән кул таягын алып ишекне ачты. Яшьрәк чакта, көче-дәрте ташып торганда, иң кирәклесен эшләргә башы җитмәгән. Олыгайгач йомышларны үтәргә тышка йөрү зур газап инде ул. Бүген алай көне җылы гына ахрысы, ә бит зәмһәрир салкыннар була. Туңып утыр такта бәдрәфтә...
Лапас белән өй арасында шпагат бау тарттырылган иде. Тыңлаучан күрше егете бәйләде аны бабасының кушуы буенча. Шул бауга таягын элеп, Гафият карт аякларын күчергәләп бәдрәф эзләп китте. Бераз кар да төшкәләгән ахрысы, шуңа сындырган инде көнне.
Карт белән карчык кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Сафия карчык төшлеккә нидер әзерләргә булып савыт-саба шалтыратып калды, Гафият карт урынына килеп, һәрчак кул астында торган радиосын кабызды. Казаннан бик матур концерт тапшыралар икән. Әмма җырлар да күңелен тынычландыра алмады аның. Һәр шылт иткән тавышка да сискәнеп төшеп хәбәр көтте ул.
Ниһаять, түрдәге комод өстендә торган телефон шалтырады. Сафия очып килеп трубканы алды. Сөйләшүе озакка бармады. Бер-ике минут үттеме, тынлык урнашты өйдә.
Зөлфирәме? - дип ачыклады карт.
Әйе, Зөлфирә кызың шалтырата, - дип җаваплады карчыгы.
Шуннан?
Барган, белешмәләрне алган, врачлар соң, файдасы юк пычак астына кабат ятуның, дигәннәр...
Челпәрәмә килде өметләре Гафият картның. Алай икән хәлләр... Үткән ел башында бер төрле болаңгырырак күрә башлаган иде ул әйләнә-тирә дөньяны. Фершалдан дарулар алдырып, күзләренә тамызып карады. Аннан Ульянда катаракта дип билгеләп, күз бәбәкләрен кырып кайтардылар. Аннан соң глаукома диделәр. Анысын Казанда ясадылар. Әмма начарланганнан-начарлана гына барды күзләренең нуры. Менә хәзер бар әйберләрен шәүлә төсендә генә чамалый иде ул. Ай элек кызы Чабаксарга алып барып, андагы врачларга күрсәтеп кайтты. Алары: "Булырдай булса, бераздан үзебез чакырырбыз», - дип вәгъдә иткәннәр иде. Гел шуңа өметләнеп яшәде карт. Булмады болай булгач. Тора-бара бөтенләй караңгылыкта калырсың, дип кисәткәннәр иде аны...
Беренче хатыны Хәтирә белән озак еллар яшәде Гафият. Авыл җирендә ир-атсыз дөнья көтүләре читен. Ялгыз хатынга кадер юк дәрәҗәдә. Шуңа да Гафиятнең холыксызлыгына тешләрен кысып түзде хатыны. Беренче баласын, кызы Зөлфирәне аякка бастыра алды бәхетеннән. Икенче авыры Гафиятнең каккы-суккыларыннан вакытыннан алда төште. Шул килеш ябылды юллары.
Кызы кул арасына керә башлагач, үзе дә акылга утыргач, акча китерердәй эшкә урнашкач, ике дә уйлап тормый, Гафиятне калдырып китте Хәтирә. Соңыннан китүләренә шатланып бетә алмады.
Ул чакта Гафиятнең әнисе исән иде әле. Гафиятнең гомер-гомергә колхоз тормышына кысылышы булмады. Урман каравылчысы булып эшләде, үзенә-үзе хуҗа булды. Төшемле дә урын иде эше. Яңадан өйләнергә ашыкмады ир. Ашады-эчте, күңел ачты, хатыннарының чуты булмады. Кайтса, өе караулы булды. Соңгы чиккә кадәр әнисе хәрәкәттә булды аның, җигелеп тартты дөнья йөген.
Әмма һәр нәрсәнең азагы була. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән бу җиргә. Йөгереп йөргән җиреннән Гафиятнең әнисе кинәт кенә вафат булып куйды.
Ир кеше ялгыз яши алмый инде ул. Үпкән-кочкан хатыннары арасында аңа килеп, ир тәрбияләрдәе юк иде. Булырдае килүдән баш тартты. Беләләр иде барысы Гафиятнең ниндирәк икәнен. Андый кеше белән күңел ачулары гына күңелле. Озак кына сайланганнан соң, күрше авылдан кияүгә чыкмый утырган карт кыз алып кайтты нигезенә Гафият. Кырык яшенә кадәр кияүсез утырган Сафия төскә-башка бик котсыз иде, дөресен әйткәндә. Бер күзе ачылмастай кысылган, табак йөзе янып кызарган һәрчак, тешләре атныкы төсле эре. Харап иде инде менә. Мәгәр дөнья көтердәй берәр чәчбикә кирәк иде Гафияткә. Керләрен уарга, тамагын карарга, мунчалар ягарга, бәрәңгеләр үстеррергә, лапастагы малларны тәрбияләргә. Мондый вак-төяк эшләргә вакыты булмады Гафиятнең. Өйләнгәч тә ул үзенең тормыш рәвешен үзгәртмәде. Һаман күңел ачты, һаман кызык эзләде.
Сафия ирен үлеп китеп яратты. Китапларда язылган төсле иде аның күңелендәге хис-тойгылары. Гафияте өчен утка керергә риза иде хатын. Әмма дә Гафият кешегә санамады Сафияны. Күпме каккы-суккы күрде, күпме сүгелүләр-тиргәлүләр ишетте икән мескен хатын? Исәпләп китсәң, исәпләп тә бетерерлек түгелдер. Әмма болар берсе дә күңелендәге тойгыларны киметмәделәр.
Әлбәттә, авыр кичерә иде Сафия иренең кыланышларын. Берәр сөяркәсендә кайтмый кунып калса, иртән көтү куганда җиткерәләр иде яңалыкны Сафияга.Тәнендә җаны булган кешегә җиңел дисезме мондый сүзләрне ишетүләр? Ир бирмәк - җан бирмәк, дигән сүзләр дә бар бит халыкта... Тагын бер холкы бар иде Гафиятнең. Эчеп кайткан көннәрендә чакырып каршысына утырта торган иде ул Сафиясен. Игътибар белән аның йөзен-сынын күз алдыннан үткәреп, гел бер үк сүзләрне кабатлый торган иде.
Шулай да адәм ыстырамы булырга кайдан белдең син? Котсызлыгың искитәрлек, убырлы карчык та матуррак була торгандыр. Күзләрем күрмәсен иде үзеңне, ичмасам. Төшкә керсәң - кешеләр куркып уянырлар, - дип сөйләнгәләп утыра торган иде алдындагы чәркесеннән йоткалап. Бу сүзләр утлы хәнҗәр булып кадалалар иде йөрәгенә Сафиянең. Гафият йоклап киткәч, чоланга чыгып, буылып-буылып елый торан иде йөрәге әрнүләренә түзә алмый...
Ничек булса булды, үтте еллар. «Куалап чыгарып җибәрәм үзеңне!» - дип шәпләнгән чаклары еш булса да Гафиятнең, хатынын аермады ул. Гел алдында биеп торган, берсүзсез бар теләкләрен үтәгән хатынны аерып, аңа тиңне кайдан тапсын ул?
Хәзер килеп холкы йомшады Гафиятнең, дәрте-дәрманы да юк дәрәҗәсендә. Көннәрне чутлап кына яши, кирәкле дарулары кул астында. Ярый әле янында Сафиясе бар тәрбияләп-хөрмәтләп торырга. Хәзер инде карт теләсә дә карчыгын күрә алмый, бер шәүлә генә төсмерләнә каршында. Ичмасам шунысыннан яздырмасын иде инде Ходай дип тели ул. Бөтенләй сукыр калып утырырга булмасын. Шунысын да бик яхшы аңлый Гафият карт: аңа бу җир йөзендә Сафиясеннән дә кадерлерәк кеше юк!
Кылган кылыклар, бозык теләкләр, әйтелгән сүзләр без аңламаган серле көчкә ия. Вакытлар үтү белән кабул булу көченә ия алар. Моны истән чыгармаска кирәк, җәмәгать.