Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзе сукырая башлаган ир-атның башы эчендә ашый торган таякчылар булган

news_top_970_100

Вьетнамда яшәүче 35 яшьлек ир-ат башы авыртуга, күзләре сукырая башлауга зарланып, табибларга мөрәҗәгать итә. Тикшергәннән соң, аның башы эчендә ашый торган таякчылар табыла. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ир-ат 5 ай буена авыртудан интегә. Аннары ул табибларга мөрәҗәгать итә. Алар рентген ясый. Снимокта баш эчендә чит предмет булуы ачыклана. Бу – ашый торган таякчылар булып чыга.

Табиблар фикеренчә, таякчылар баш эченә борын куышлыгы аша кергән. Таякчылар һәм травма башта пневмоцефалия китереп чыгара. Бу авыру вакытында баш сөяге эченә һава җыела.

Ир-ат үзе таякчыклар башына ничек кергәнен аңлата алмый. Аннары туганнары серне ача. Нәкъ 5 ай элек бу кеше сугышкан. Сугыш вакытында аның битенә очлы әйбер белән сукканнар.

Ул чакта ир-ат табибларга мөрәҗәгать иткән, ләкин җитди травмалар ачыкланмагач, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Хәзер табиблар операция ясап, таякчыкларны баштан алганнар. Ир-атны өенә чыгарганнар инде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100