Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күзе күрмәүчеләрнең тарихлары: «Кешеләрнең йөзләре төрле була алуы башыма сыймый»

«Ярдәм – Помощь» хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» курслары бара. Бирегә илнең төрле төбәкләреннән күзләре күрмәүче кешеләр җыелган. «Интертат» аларның үзенчәлекле язмышларын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Күзе күрмәүчеләрнең тарихлары: «Кешеләрнең йөзләре төрле була алуы башыма сыймый»
Ралинә Сәлимова

«Коръәнне һәм гарәп телен өйрәнәсем килә»

Наилә Мостафина, Әстерхан, 30 яшь:

100 мең кеше арасыннан берсендә була торган диагноз миндә. Минем күзнең төсле тышчасы юк (радужная оболочка).

  • Аниридия – бу күзнең барлык структураларына кагылган, прогрессив, катлаулы, тумыштан килгән патология. 

Минем сул күзем бөтенләй күрми, ә уң күз – 4-5 процент кына. Мин сукырларның тормыш юлы, аларның тәҗрибәсе белән кызыксындым, шунда «Ярдәм – Помощь» дигән сайтка юлыктым. Минем авыруым нәселдән күчкән – әтиемнең дә күзе күрми. Ул да әлеге сайт белән кызыксынды. 

2011 елда әтием Казанга барды, бу үзәкнең эшчәнлеге белән кызыксынып тордык. 

Яшем барган саен, мине рухи үсеш күбрәк кызыксындырды. Шуңа күрә дә мин монда килдем. Коръәнне һәм гарәп телен өйрәнәсем килә. Бүген алфавитны беләм һәм телнең асылына төшенә башладым. Үзәктә психология буенча дәресләр бик кызыклы. Мин хәтта юридик һәм медицина буенча консультацияләргә дә йөрдем. 

Монда һәр кеше күңеленә охшаган шөгыль таба ала. Мәсәлән, без ашарга пешердек, КВН оештырдык, балчык әвәләдек. Хатын-кызлар өчен үз-үзеңне карау буенча мастер-класслар булды. Безгә бит тиресен карарга өйрәттеләр. Башта без аны чистартабыз, скраб тидерәбез, ә аннары – маска. Маскадан соң, крем сылыйбыз. 

Кемдер кесә телефонын кулланырга өйрәнде. Хәзер алар сылтамалардан билетлар сатып ала белә. Монда белемнәр белән алмашу процессы бара.

«Өч ай комада ятып чыккач, күрү сәләтен югалттым»

Фәнис Мингәрәев, Казан, 34 яшь:

Тернәкләндерү үзәгендә эшлим. Укытам да, имамлык эшләрен дә башкарам. Никах, балаларга исем кушу, юбилейлар, Корбан ашларында катнашам. Төрмәләргә барып йөрим, андагылар белән аралашам, психологик яктан ярдәм итәм. Дин ягыннан да үгет-нәсыйхәт җиткерәм, аларның гаиләләре белән дә эшлим. Ислам – минем тормыш юлым.

Мин 6 яшькә кадәр күрә идем. Ә аннары, баш мие басымы уйнавы аркасында, 3 ай буе комада яттым. Комадан чыккан көнемдә күрү сәләтемне җуйдым. Хәзер менә бөтенләй бернәрсә дә күрмим. Хәтта утны да.

Әмма мин кайсыдыр төсләрне, күренешләрне истә калдырдым. Әйләнә-тирәне, мәсәлән. Бәлки, ул хәзер үзгәргәндер дә. Яшел төс дигәч, күз алдына чирәм, алма, кыяр килеп баса. Аларны күзаллагач, күргән шикелле.

Икенче яктан караганда, маңгай күзе булып та күрмәскә мөмкин кеше. Күңел күзе белән күрә белергә кирәк. Аллага шөкер итәргә кирәк. 

Фәнис абый, сезнең көнегез ничек үтә?

Минем көнем өй гамәлләреннән башлана. Мәсәлән, кечкенә сабыебызны караудан. 3 ел элек үземнең тормыш иптәшемне табарга насыйп булды. Аның күзе күрә. Икебез дә күрмәгән булсак, тормышта бик авыр булыр иде. Мин күрә торган кеше таба алдым! Аның белән гаилә корып җибәргәч, озак вакыт балабыз булмады. Аллага шөкер, сентябрьдә балабыз Әмир туды. Инде мин хәзер, Аллага шөкер, бәхетле әти. Балабыз күрә, сау-сәламәт. Аны карарга ярдәм итәм дә, җыенып, үз эшләрем белән чыгып китәм.

Хатыныгыз белән кайда таныштыгыз?

Ул бик гаҗәеп хәл булды. Монда тернәкләнү үткән бер реабилитантыбызның әтиләре бүлмә алган. Шалтыратып, укып китәргә сорады. Килсәм – ул күрше кызы белән утыра. Шул минем тормыш иптәшем булды.

«Үземнең сулышымны ишетеп йөрим»

Мәчеткә килгәндә, сәгатьтән артык вакыт китә. Транспортта, мөстәкыйль рәвештә, үзем генә хәрәкәт итәм. Россиянең башка төбәкләренә дә бара алам. 

Иң элек, компьютерда барасы җирнең картасын өйрәнәм. Башымда контур картасын булдырам. Ә инде йөри торгач, бөтен маршрут күз алдына ята.

Мин үземнең сулышымны ишетеп йөрим. Адым ясаганда эхолокация булыша. Хәзер 8 метрдан ишетәм. Тавышымны ишетсәм, димәк, анда комачаулык. Ишетмәсәм, димәк, юл аска төшеп китә. Тавышым тарала икән, димәк анда атларга урын бар. 

Мин кемнең гаиләләре авыр хәлдә, шуларга ярдәм итүдә булышам. Ике мисалны аерып әйтеп узыйм.

Бер егетнең аяк-куллары йөрми. Әти-әнисе юк. Апасы аны карарга алынды. Нәтиҗәдә, ул аның бөтен мал-мөлкәтен үзенә алып бетермәкче булган. Әлеге егет моны дус кызына хәбәр итәргә өлгерә. Шул кыз безгә әйтте. Без, уртак көч белән, егетнең фатирын кайтара алдык. Бүген алар ир белән хатын булып яши. 

Миләүшә исемле хатынның да аяк-куллары йөрми. Ул авызына таяк кабып, компьютерга басып, әнисенә акча эшләргә ярдәм итә. Авызына пумала кабып, рәсемнәр ясый. Әнисе тәһарәт алырга булыша да, намазлар укый. Андый кешедән: «Хәлең ничек?» – дип сорагач, ул елар төсле тоела. «Аллаһы Тәгалә минем белән булганда, бөтенесе шөкер», – диде. Аңа ярдәм итәргә барган җиремнән, көч җыеп кайттым. Шул сүзләрдән соң ничек елап утырырсың!

Күрмәүнең нәрсә икәнен ничек аңлатыр идегез?

Вәгазьләр алып барганда мин бу хакта сөйлим. Уянгач, син үзеңне кайда икәнеңне аларга тиеш. Юлдамы яки өйдәме? Сәгатьне капшап табып, вакытны белергә кирәк. Шуннан соң, бәрелмичә-сугылмыйча, киемне табарга, бусага аркылы чыгарга.

Өйдәге хезмәтне башкарырга кирәк. Урамга чыккач, сөйлисе дә юк: машина хәрәкәт итәме, казылган чокыры, ябылып куйган юлы, кеше факторы һәм башкалар. Ул вакытта, елап, бер урында гына утырырга була. Әмма мин йөк булырга тиеш түгел. Мин – якыннарыма, гаиләмә булышырга тиеш.

«Дөньяны фигуралар белән күзаллыйм»

Алмаз Шәвәлиев, Башкортстанның Бәләбәй районыннан, 26 яшь:

Миндә – катаракта һәм челтәр катламның атрофиясе. Бу хәл минем белән 7 яшьтә булды. Бөтенләй күрмәү табибларның хатасы аркасында, дип уйлыйм. Дөрес дәвалану ысулын әйтмәгәннәр. 

Курслар турында телевизордан ишетеп белдем. 2020 елда, шалтыратып, гариза калдырдым. Чакырганнарын 2 ел көткән идем. Аннары пандемия башланды да, кичерелде. Монда мин русча Брайль системасына йөрдем. Әле тәҗрибә җитми – укуы авыррак. 

Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең?

Безнең гаиләдә 3 бала. Ике энем бар, ә мин – иң олысы. Аларның күзләре әйбәт күрә. Бергәләп хоккей, футбол уйнарга яратабыз. Мин, гомумән, дөньяны фигуралар белән күзаллыйм. Минем өчен шакмак, түгәрәк әйберләр бар. Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк. Ә менә төсләрне мин оныттым инде… Күз алдында томан гына.

«Кешеләрнең йөзләре төрле була алуы башыма сыймый»

Фатыйма Гыймайлова, Дагыстан, 21 яшь:

Диагнозым – глаукома. Туганнан бирле бернәрсә дә күрмим. Мин күп җирдә дәваланып карадым. Мәскәүдә дә булдык, Краснодарда да.Табиблар башта ышаныч биргәннәр иде, әмма килеп чыкмады.

Мин төшенкелеккә бирелмим. Әгәр Ходай шулай теләгән икән, нишләтәсең? Мин бер урында гына тормыйм, һәрвакыт үсештә. Күз күрмәү – өйдә тик яту дигән сүз түгел. Теология белән кызыксынам, Коръәнне ятлыйм. Буш вакытта философия белән кызыксынам, гыйбрәтле язмышлар белән танышам. Татар телен дә өйрәнәм. 

Безнең нәселдә, гомумән, беркемнең дә күз белән проблемалар булганы юк. Ничек шулай килеп чыкканын бер Аллаһ гына белә. Безнең гаиләдә 3 бала. Энем белән сеңлем бар. Аларның күзләре күрә.

Фатыйма, менә син «матурлык» сүзен ишеткәч, нәрсәне күзаллыйсың?

Бик кызык сорау бу. Матурлык – ул һәр кешенең үзенекедер, бәлки. Кемнеңдер киеме матур, кемнеңдер бриллианты, алтыннары бардыр. Миңа калса, матурлык – ул күңел белән бәйле. Күрмәгәч, без кешенең күңеленә игътибар итәбез. Аның тавышына, интонациясенә, холкына.

Мин төсләрне аерам. Минем яраткан төсем ул – ак һәм зәңгәрсу. Якты төсләр ошый миңа. Гомумән, мин якты, тәрәзәләре зур булган бүлмәдә утырырга яратам. Дөрес, балачакта төсләрне әйбәтрәк аера идем. Мәсәлән, кояш җирән төсле миңа. Аның формасы түгәрәк. Безгә яктырта торган әйберләре «нурлар» дип атала, әйеме? 

Матурлык турында соравыгыз миңа ошады. Гадәттә, андый сораулар бирергә читенсенәләр. Сез безгә кызык сораулар биргән саен, без күбрәк уйланабыз. Дөрестән дә, мин дөньяны, кешеләрне ничек күзаллыйм соң?

Мин бөтен әйберне тотып карап аерам. Кешенең йөзен, әлбәттә, тотып караганым юк (көлә). Тик шулай да үземнән чыгып әйтәм. Кешенең борыны, кашы, күзе, авызы, маңгае бар икәнне беләм. «Черты лица» дигән сүзтезмәне аңламыйм. Нәрсәне аңлата соң ул? Кешеләр төрлемени ул? Миңа калса, бөтен кеше дә бер! Кысык күзле кеше, диләр. Менә ничек күзләр кысык була ала? Борынның зурлыгы да төрле, диләр, күз төсе яшел яки кара булырга мөмкин, диләр. Башыма сыймый.

«Тормыш дәверендә күз күремен югалтуы кызганычрак»

Рамил Асылбаев, Башкортстан, 62 яшь:

47 яшемдә күзләремнән мәхрүм калдым. Төньяк Кавказда, кайнар ноктада хезмәт иткәндә, контузия алдым. Шартлау! Күзем агып төшкәндәй булды. Хәзер алар нинди халәттә икәнне белмим, үзең кара (кара күзлеген салып күрсәтте).

Күзлекне мине төртеп китмәсеннәр өчен киям. Ирләр, ничектер. минем нинди халәттә икәнне күрә. Ә хатын-кызлар төртергә ярата бит инде! 

Сезнеңчә, кайсысы авыррак: тормыш дәвамында күрү сәләтен югалтумы яки тумыштан күрмәүме?

Кешеләрне, кошларны, урманнарны, табигатьне күрә алу – ул бәхет. Тормыш дәверендә күз күремен югалтуы кызганычрак. Үземне кулга алырга туры килде. 57 яшемдә массажистка укып чыктым. Кешегә массаж ясыйм. Тәҗрибә белән кешенең аркасында авырткан урыннарны бармак сизә башлады. 

Хатыныгызга да ясыйсызмы?

Мин – сапожник без сапог. Аңа әз эләгә (көлә).

Гаиләгез турында да өйләгез әле.

23 яшемдә өйләндем. 2 улыбыз бар. Аларның инде үз гаиләсе. Укырга хәрбилеккә җибәрмәдем. Гаиләдә бер зыян күрүче дә җиткән. Сукырайгач, бик кыен булды. Әмма мин каушап калмадым. Шушында килдем. Мондагы укытучылар белән уртак тел таптык. Биредә сүрәләр укырга өйрәндем. Тыныч монда. Хәрби эштә кайнау түгел инде!

Курайда кайчан уйный башладыгыз?

Балачактан ук өйрәндем. Бездә бит матур урманнар бар. Урманда курай үләне үсә. Шулардан курай ясап, уйный идек. Бик тә җырларга, баянда уйнарга яраттым. Музыка укытучысы: «Рамил, музыка юнәлеше буенча кит. Җырчы булырсың», – дигән иде...

Үкенәсезме?

Уйландыра шул... Бәлки, әйбәт итеп җырлап та йөргән булыр идем. Хәрбилеккә киткәнче, дип әйтәм инде. Ну, ничего! Үкенмим. Җәй көне авылда мәш киләм әле. Җәйге кухня эшләдем, идән, түшәм ясадым. Эшем күп, Аллага шөкер!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100