news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кузбасста шахтерлар утырган автобус чокырга төшеп киткән: һәлак булучылар бар

Кузбасста шахтерлар утырган автобус чокырга төшеп киткән: һәлак булучылар бар

news_top
Кузбасста шахтерлар утырган автобус чокырга төшеп киткән: һәлак булучылар бар
Бүген иртән Кемерово өлкәсендәге "Распадская" чыганагында күмер шахтасында эшләгән шахтерлар төягән КАМАЗ автобусы таулы урыннан барганда юлдан төшеп капланган. Бу хакта Россия Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәр итә.

Авария Междуреченскидан 100 км ераклыкта була. 21 пассажир булган автобус ун метр биеклектән чокырга төшеп китә. 6 кеше һәлак булган, 16 кеше тән җәрәхәтләре алган. Дүрт кеше авыр хәлдә. 

ЮХИДИ фаразлары буенча, автобус йөртүче идарәне югалткан. Фаҗига булган урынга 10 реанимация бригадасы килгән. 

"Комсомольская правда" һәлак булучылар исемлеген биргән:

1. Дилев В. А.
2. Негода А. С.
3. Загидов Р. Х
4.Доломожный Ю. М.
5. Коврижкин И. А.
6. Савин С. В.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар