news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кузбасста Мрассу елгасы йорт хайваннарын агызып китә

news_top
Кузбасста Мрассу елгасы йорт хайваннарын агызып китә

Кузбасста да язгы ташу башланды. Кемерово өлкәсенең Усть-Кабырза авылында төшерелгән күренешләр социаль челтәрләрдә таралды. Видеода Мрассу елгасының ташып агуы күренә. Су үзе белән йорт хайваннарын, төрле корылмаларны, ишегалдындагы кирәк-яракларны да агызып алып китә. Җирле халык сүзләренчә, аларга беркем дә ярдәм итми, дип яза «База» телеграм-каналы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, төбәк территориясендә су басу ведомство хезмәткәрләре контролендә. Администрациядә исә берничә дистә кешене эвакуацияләүләре турында әйткәннәр.

Торак пунктта ут юк һәм мобиль элемтә дә өзеклекләр белән эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар