Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кузбасста коточкыч фаҗига: автобуска бәрелгән автомобиль урталай өзелгән, 3 студент һәлак

news_top_970_100
Кузбасста коточкыч фаҗига: автобуска бәрелгән автомобиль урталай өзелгән, 3 студент һәлак

Кемеровода «Себер» трассасындагы автоһәлакәттә 5 кеше һәлак булган. Аларның өчесенә 17 яшь.

«ЗАЗ Шанс» автомобилен йөрткән ханым юл кагыйдәләрен боза һәм, бозлавыкта идарәне югалтып, каршы як полосадан килгән «Нефаз»га бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел машинадагы йөртүче һәм 4 пассажир һәлак була. Аларның өчесе – укудан кайтып килүче студентлар – 17 яшьлек ике егет һәм бер кыз. Рульдә 28 яшьлек хатын булган. Тагын бер пассажир – 54 яшьлек ир.

Автобустагы 12 пассажирга зыян килмәгән.

Бу трассаның шушы урынындагы беренче генә фаҗига түгел икән. Фаҗиганең шаһитлары социаль челтәрләрдә бик куркыныч булган дип язалар. «Коточкыч авария – машина урталай өзелгән», «Бер ай да булмады, инде өченче авария», «Өзелгән куллар, аяклар, бөтен җир кан», – дип язалар социаль челтәрләрдә

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Имеш рульдэ утыра , егетлэр янында крутая булыр куренэсе килгэн инде монын, обгонга чыккан, купме Кеше гомерен озгэн....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100