«Күзәтү тәгәрмәче» аттракционы кабинкасыннан егылып төшкән хатын эленеп калган – видео
Һиндстандагы паркта «Күзәтү тәгәрмәче» аттракционында чак кына фаҗига булмый калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Бер хатын-кыз кабинкадан егылып төшә һәм җирдән 10 метр биеклектә эленеп кала. Инде котылам дигән мизгелдә, тәгәрмәч кире якка таба әйләнә башлый.
Бәхеткә, коты алынган хатынны батыр ир-ат коткара. Ул арматура аша үрмәләп барып, хатынга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.