Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

IT-белгечләргә кытлык: Россиядән китүләре, 250 мең сум хезмәт хакы, әзерлек курслары

Татарстан IT-белгечләргә ихтыяҗ буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урында. Аена 90–200 мең хезмәт хакы алу өчен «Цифрлы һөнәрләр» дәүләт программасында дистанцион рәвештә дә укып чыгу җитәме?.«Татар-информ» хәбәрчесе заман таләп иткән белгечлекләргә укуның күпмегә төшәчәген белеште.

news_top_970_100
IT-белгечләргә кытлык: Россиядән китүләре, 250 мең сум хезмәт хакы, әзерлек курслары
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

IT-компания хезмәткәрләрен «аулыйлар» 

Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң, IT-тармак вәкилләренең Россиядән күпләп чит илләргә китүе күзәтелә. 2022 елның мартында Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) аена 50-70 мең белгечнең китүен теркәгән. 

Гомумән алганда, Россиядә даими рәвештә 500 меңнән алып миллионга кадәр программистка ихтыяҗ күзәтелә. «Татар-информ»га Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин шул турыда сөйләде.

«Бездә төбәкләрдәге компанияләр зур ихтыяҗ кичерә. Хәзер Татарстанда IT-индустрия өлкәсендә 1 меңгә якын ачык вакансия бар. IT-компания хезмәткәрләре үзләре эшне эзләми дә, алар артыннан ау бара», – дип диде Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Татарстанда IT-белгечләргә ихтыяҗ зур булуын эш һәм хезмәткәрләр эзләү тармагында эшли торган hh.ru онлайн-платформасының Идел буендагы бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севостьянова да билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, май аенда республика программистларга кытлык буенча ил төбәкләре арасында дүртенче урынны алган. Татарстаннан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсе генә алда тора.

«Әлеге белгечләр даими рәвештә хезмәт базарында ихтыяҗ аеруча зур булган унлыкка керә. Май аенда Татарстанда IT-өлкә вәкилләренә төбәктәге тәкъдимнәрнең якынча ун проценты туры килде», – диде Севостьянова.

Яз көне вакансияләр саны кими башлаган. Шул ук вакытта март аенда эш эзләүчеләрнең активлыгы февральгә караганда 19,8 процентка, апрель аенда март аена карата 5,7 процентка арткан. «Май аенда резюме саннарының үсеш динамикасы акрынайды һәм апрельгә карата 0,5 процент тәшкил итте», – дип хәбәр итәләр hh.ru матбугат хезмәтендә.

Министрның абитуриентларга һәм аларның ата-аналарына мөрәҗәгате

Татарстанда IT-белгечләр әзерләү өчен югары һәм урта махсус уку йортларында бюджет урыннары арттырылды, ди Айрат Хәйруллин. «Элегрәк Татарстанда IT-профиль буенча 2,5 мең белгеч чыгарылды, быел уку йортларын 4 мең белгеч тәмамлый, әмма бу җитәрлек сан түгел. Безнең бәяләүләр буенча, ел саен 10 мең белгеч әзерләргә кирәк», – дип саный Хәйруллин.

Министр сүзләренә караганда, бу өлкәдә белем алырга теләүчеләр дә күп түгел. «Күп кенә очракларда кешеләр җиңелрәк юлны сайлавын күрәбез. Математика, физика һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга теләүчеләр бик күп булмый», – дип билгеләп үтте ул.

Министр КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында (ИТИС) укырга теләүчеләрнең күп булуын әйтте. Институтка бөтен Россиядән киләләр. «Анда укырга керү өчен абитуриентка һәр фән буенча 91дән дә ким буламаган балл җыярга кирәк. Керү өчен гомуми балл – 273. Бу бик югары сан», – диде Хәйруллин.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Кайчандыр икътисадчылар һәм юристларны бик күп күләмдә әзерләгәннәр иде. Министр сүзләренчә, хәзер ИТ-тармак өчен кирәгеннән артык белгеч булдыруның куркынычы юк. «Ил ИТ-индустрия белгечләренең күп булуына мохтаҗ. Бер генә индустрия дә мондый кытлыкны кичерми. Мин абитуриентларның ата-аналарына мөрәҗәгать итәргә телим: IT ул – киләчәк кенә түгел, ә хәзерге тормышыбыз да. Сезнең балаларыгыз төгәл 100 процентка эш белән тәэмин ителәчәк», – дип ышандырды министр.

Кайда укырга була?

«Цифрлы һөнәрләр» дәүләт программасы буенча да белем алырга була. Монда төрле дәрәҗәдәге белеме булган кешеләр дистанцион рәвештә укып чыгып, һөнәри әзерлек турында диплом ала ала. Барлыгы 88 курс тәкъдим ителгән. Ташламалы категорияләргә кергән кешеләргә уку өчен 50-75 процент ташламалар бирелә. Python-разработчик, программист, тестлаштыручы, аналитик, Java, iOS, Android разработчигы һәм башка кирәкле һөнәрләр үзләштерергә мөмкин.

Төрле белем бирү платформалары да бик күп курслар тәкъдим итә. Программалар «нульдән» укый башлаучылар өчен 20 мең сумнан башлана. Ясалма интеллект өлкәсендә эшләргә өйрәтә торган алга киткән курсларның бәясе 220 мең сумга кадәр җитә.

Программистның хезмәт хакы профессионализм дәрәҗәсе арта барган саен күбрәк бәяләнә. Белем бирү программасының башлангыч өлешен - Junior курсын үткән, яңа гына бу өлкәгә кереп киткән кешеләрнең хезмәт хакы 90 мең сумнан башлана. Икенче баскыч – Middle – тәҗрибәлерәкләр дәрәҗәсе, алар алдына тагын да катлаулырак бурычлар куела һәм андыйларга аена 173 мең сумнан башлап хезмәт хакы тәкъдим ителә. Senior – бу югары дәрәҗә, аларның хезмәт хакы да 250 мең сум.

Әмма Татарстанда хезмәт хакы дәрәҗәсе күрсәтелгән күрсәткечләрдән бераз түбәнрәк. hh.ru мәгълүматлары буенча, Junior уртача 50 мең сум ала, Middle 135 мең сум акча эшли. Senior позициясенә өстәмә таләпләр куела: эш тәҗрибәсе кимендә ике ел булырга тиеш һәм инглиз телен камил дәрәҗәдә белү сорала. Мондый белгечкә республикада эш бирүчеләр 200 мең сум түләргә әзер. Чагыштыру өчен – Татарстан Дәүләт Советының бер депутаты якынча шуның кадәр акча ала: узган ел парламентарий 2,8 млн сум табыш декларацияләгән.

hh.ru уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, IT-тармакта эшләүчеләр өчен лаеклы хезмәт хакыннан тыш, эш бирүчеләр өстәмә ярдәм дә тәкъдим итә. Иң киң таралган бонуслар: ДМС полисы, эш графигының җайлы булуы, уку өчен түләү, бәйрәмнәргә бүләкләр, эш вакытында капкалап алу өчен азык-төлек, корпоратив чаралар, өстәмә вакытта эшләгән өчен түләү, барлык кирәкле җиһазлар булган эш урыны, спорт белән шөгыльләнүнең тулы/өлешчә компенсациясе.

«IT-тармакка акча өчен генә барырга кирәкми»

«Технократиягә» нигез салучы Булат Ганиев сүзләренчә, Россиядән белгечләр махсус операция башлангач китә башлаган. Әмма хәзер кире кайтучылар бар.

«Минем күзәтүләр буенча, күп кенә IT-белгечләр кире кайта, әмма аларның бер өлеше калган эшләрен тәмамларга һәм аннары тулысынча күчеп китү өчен кайта. Күпләр махсус операция дәвам иткән вакытта әйләнеп кайтырга җыенмый», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, белгечләрнең күбесе әлегә Россиядән китмәгән.

«IT – глобаль бизнес. Илнең технологик яктан алга киткән дәүләтләрдән аерылуы Россиядә IT-бизнес төзү һәм эшләү мөмкинлекләрен чикли. Кайберәүләр бушаган эчке базарда яки Көнчыгышка икътисади борылышта мөмкинлек таба, әмма болар - компанияләрнең аз өлеше», – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Аның сүзләренә караганда, кеше мотивациясе бары тик финанс ягыннан гына булса, үз эшеңне үзгәртергә һәм IT өлкәсенә китәргә кирәкми.

«Белгеч үз һөнәрендә тәҗрибә туплаган икән, аңа ул эшен ташларга киңәш итмәс идем. IT-тармакка акча өчен генә барырга кирәкми. IT өлкәсенә кереп китү дә алай ук җайлы түгел. Яхшы акча алу өчен күп вакыт һәм тырышлык куярга кирәк. IT ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән дип кабул итмәгез. Чөнки әгәр кешене акча гына кызыксындыра икән, аның бөтен катлаулы белем бирү юлын узу өчен мотивациясе җитмәячәк. Әйтик, Россиядә табиблар, косметологлар, инженерлар бар, алар яхшы акчалар эшли. Мин башта эшләгән юнәлешне үзгәртмичә генә күбрәк акча эшләү турында уйлар идем», – дип билгеләп үтте Ганиев.

Эльвира Зәйнуллина 

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100