Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кузаклы фасоль салаты (рецепт)

Кузаклы фасольдән тиз генә ясала торган салат тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Кузаклы фасоль салаты (рецепт)

300 грамм кузаклы фасоль, бер зур суган, 250 грамм тавык рулеты кирәк булачак.

Беренче эш итеп суганны ярымбоҗралап турарга, тоз, шикәр комы сибеп, кул белән суын чыгарырга һәм ярты бал калагы аш серкәсе салырга, болгатып каплап куярга. Фасольне  бераз йомшарганчы суда пешереп алырга, суын саркытып, майда кыздырырга һәм суытырга. Тавык ветчинасын саламлап юка итеп турарга.

Аннары барысын бергә сыек май салып болгатырга. Төшке ашка салат әзер дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100