Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күз яшьләрсез карап булмый»: хәрби үзен 10 ай буе көткән сабые белән очраша

news_top_970_100
«Күз яшьләрсез карап булмый»: хәрби үзен 10 ай буе көткән сабые белән очраша

Башкортстан Республикасының Агыйдел шәһәрендә яшәүче Елена Шәрәфетдинова социаль челтәрдә хис тулы видео урнаштырган. Видеода хәрби операциядән кайтучы әти кеше сабые белән очраша.

Елена үзенең аккаунтында ирен махсус хәрби операциядән зарыгып көтүе турында яза. «Якты киләчәккә ышанам», – ди ул.

Әлеге видео бик күп күңелләрнең нечкә кылларын тибрәткән.

«Үзем дә елап җибәрдем. Тизрәк барысы да бетсен, балалар үз әти-әниләре белән булсын»;

«Барлык әтиләр дә балалары янына үз өйләренә кайтсын. Безнең дә әтиебез махсус хәрби операциядә»;

«Мин сезне белмим, ләкин бу тарих минем күңелемә тиде. Ирегезне һәм әтисен фәрештә саклап торсын»;

«Аллам, безнең геройларыбызга рәхмәт, яу кырында аларга ярдәм ит. Без сезнең белән»;

«Күз яшьләрсез карап булмый», – дигән сүзләр язып калдырганнар бу видеоны күрүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100