«Күз яшьләрең озак көттермәс» (Гөлнара Хәлимова)
Мин кулымдагы намазлыкны күкрәгемә кыстым да, апама кушылып елый башладым. Икебез дә ачыргаланып еладык. Апам үзенең үләсенә ике ай вакыт калганын йөрәге белән кабул итмәгәнгә еласа, мин исә аның белән яшьлектә күргәннәребез өчен үкенеп яшь түктем…
Телефоным шалтыраганда мин Өйлә намазын укып бетереп маташа идем инде. «Бик ашыгыч ахры» дип аш бүлмәсендә бызылдап яткан телефонны кулга алдым – әллә кем түгел, бертуган апам гына икән. Шулай әллә нигә бер шалтыратышып алабыз без. Гадәттә, ул миңа үзенең моң-зарын сөйли дә гафу үтенә башлый. Мин, тыелып калмыйча, тагын пычрак сүзләр яудырам. Һәр шалтыраткан саен шулай кабатлана…
Намаздан бүленмәдем инде, бик ашыгыч түгел идеме? – дип сорадым теләр-теләмәс кенә.
Зәлия, мине хастаханәгә салдылар. Шуны гына әйтергә шалтырата идем.
Кайсы хастаханәгә? Табиб ни диде? Кайчанга кадәр ятасыңны әйттеләрме? Анализ тапшырдыңмы әле? – бер-бер артлы тезеп киткән сорауларыма ул:
Ике ай яшәрлек гомерең калды, диделәр… - дип җавап бирде.
Мин кулымдагы намазлыкны күкрәгемә кыстым да, апама кушылып елый башладым. Икебез дә ачыргаланып еладык. Апам үзенең үләсенә ике ай вакыт калганын йөрәге белән кабул итмәгәнгә еласа, мин исә аның белән яшьлектә күргәннәребез өчен үкенеп яшь түктем…
Яшьлек – иң юләр, җилкенчәк чак бит инде. Хәер, бу әле күңел кушкан һәр нәрсәне эшләргә ярый дигән сүз түгел. Яши-яши кайбер гамәлләргә күз йомарга, ә гөнаһлылар өчен яулык ябарга туры килә икән.
Апам Илсөя белән гаиләдә ике генә бала без, иркә-назны да икебезгә әти-әни тигез бүлгәндер. Балачакта нәрсәнедер бүлешеп – талашып йөргәнебезне хәтерләмим. Әмма апам унберенче классны тәмамлап, шәһәргә укырга киткәч бик нык үзгәрде – тагын да чибәрләнде, зур күкрәкләре һәм зифа буй-сыны белән егетләрнең башын әйләндерде. Әйтерсең лә аның белән йокларга теләгәнгә генә йөриләр иде. Ә ул вакытта мин тугызынчыны бетереп, райондагы көллияткә укырга кердем. Апам кебек укырга бик яратмагач, әти миңа «шунда гына укып чыгарсың» диде. Ә безнең гаиләдә әти сүзе һәрвакыт закон, аның йөзенә кызыллык китерү - түбәнчелекнең берсе иде. Апам белән аңлашылмаучанлыклар булса, «әтигә әйтәм!» - дигән сүзләр кулланыла иде. Ә гадәттә ул сүз белән мин апамны куркытырга яраттым. Үземнең дә яшем бара, егетләр исе дә керми түгел – ничек кенә керә әле! Көллияттәге хәтәр егетләр дә муеннан – теләгәнен сайлап ал. Әмма аларның берсе дә миңа игътибар бирмәде. Ә минем белән аралашканнарының я тешләре кәкре, я матурлыгы чамалы була торган иде. Мин беренче мәхәббәтем белән очрашып йөри башлаганда, апам инде йөз егет алыштырырга өлгерде. Алар белән шәһәрдә кая барганнарын, кайсы рестораннарда ашаганнарын һәм хәтта кайда йоклаганнарын да тәфсилләп сөйли иде:
Узган атнада Марат исемлесе үзенең фатирына алып кайтты. Ул фатирның зурлыгы, аның матурлыгы! Сеңлем, күз алдына китерәсеңме – өч бүлмәле фатирда берүзе яшәп ята!
Апа, син бит әле ул егетне белмисең дә, бәлки ул анда шулай атна саен кызлар ташыйдыр?
Синең шәһәр егетләре белән аралашып караганың юк, шуңа күрә берни белмисең. Ул синең Илназың кебее бер шоколад күтәреп килми инде, кочак-кочак розалар ташый, «Мерседес» машинасына гына утырта.
Һәм күңел ачарга фатирына алып кайта…
Сез Марат белән йокладыгызмы әле?
Кит, юләр! Нәрсә сөйлисең син, апай?! Нинди йоклау? Әти белсә, бәреп үтерә бит мине. Аннан соң, безнең әле йөри башлаганга да бик аз гына вакыт үтте…
Хәзерге заманда саф булу оят санала инде, сеңлем. Элек кенә ул әбиләр үзләрен саклап йөргәннәр, тәртипле булганнар. Ләззәтне шушы яшеңдә кичермәсәң, кайчан тоеп калмакчы буласың соң син аны?
Синең яшькә җиткәч, тоярмын әле, борчылма.
Белмим-белмим, бу уйларың белән нәрсә генә тоярга өлгерерсең син. Бу сүзләреңне минем Маратым ишетсә, кычкырып көләр иде, валлаһи.
Көл, көл, күз яшең дә озак көттермәс.
Мин апай белән сөйләшүне дәвам итәргә теләмәдем. Атна саен төрле егетләре турында сөйләвеннән гарык идем инде. Миңа аның Маратлары белән ничек төн уздыруы бөтенләй дә кызык түгел. Ләкин шуларны мактанып сөйләве бөтен ачуымны чыгара иде. Һәм аңа үч итәрлек гамәлләр эшләргә этәрә иде…
Илназ белән ике ай очрашып йөреп тә, «йоклау» турында бер сүз дә сөйләшкәнебез булмады. Апамның атна саен ләззәт кичереп җылы кочакта ятуы, яшермим, мине дә кызыктыра, хәтта котырта иде. Мин дә бит сабый бала түгел, андый хисләр кичерергә әзермен. Ләкин сораучысы гына юк. Берсендә Илназ да минем яныма шәп машинада килеп туктады. Апам әйткән «Мерседес»ка охшаган иде бу. Мин Илназга сүз каттым:
Җаным, син мине яратмыйсың, ахры?
Монысы ни дигән сүз инде тагын? Бер ел уйнап кына йөрим дип уйлыйсыңмы әллә?
Син миңа өйләнәчәксеңме?
Икебез дә укып бетерик, акчалы эшкә керик. Ә аннары инде өйләнешербез, матурым.
Юк, яратмыйсың син мине.
Дөресен әйт әле, нәрсә булды сиңа? Берәрсе берәр сүз әйттеме, котырттымы? Ник шулай шикләнә башладың әле син?
Син мине телисеңме?
Күзенә туры карап әйтелгән бу сорау Илназны телсез калдырды. Ул ялт-йолт уңга-сулга каранып алды да, иренен тешләде:
Матурым, мин синең белән йоклар өчен генә йөрмим. Минем сиңа авырлык китерәсем килми. Чөнки яратам мин сине, Зәлия!
Димәк, теләмисең?
Ничек инде теләмим, матурым? Һәр нормальный егет яраткан кызы белән йокларга тели инде, шулай ук мин дә.
Ә нигә йокламыйсың?
Син моны җитди әйтәсеңме?
Әгәр яратасың икән…ал мине!
Матурым…
Илназ, бүген үк ал, зинһар.
Ул вакытта мине нинди шайтаннар котырткандыр – берни дә әйтә дә, аңлата да алмыйм. Ләкин мин аның муеннарыннан суырып үпкәнемне һәм иреннәрем белән аның бөтен тәненә кагылганымны гына яхшы хәтерлим. Ә калганы ләззәт томанында югалып калган кебек. Минем Илназым да назлы, шундый җылы кочаклы егет икән бит!
…Без уянганда таң инде беленеп килә иде. Ул минем шәрә аркамнан бармак очлары белән үтте дә, маңгаемнан үбеп алды:
Матурым, син шундый тәмле! – диде иренен тешләп. – Мин тагын телим үзеңне! – дип билләремә тырнагын батырды.
Беренче көнне үк ярамас бит, - дип мин аякларымның һәм эчемнең авыртканын тойдым. Ләкин Илназга берни сиздермәдем:
Мине әти эзләргә чыккандыр инде. Әйдә, кайтыйк, җаным?
Хәзер бераз гына утырыйк инде. Ымсындырдың да, хәзер шулай калдырып китмәкче буласыңмы? Аны каядыр куярга кирәк бит! Бәлки син кичә иреннәрең белән кагылган кебек бүген дә үбәрсең?
Ну җаным! Бүген түгел дидем бит инде, - мине курку хисе биләп алды, кайдадыр якында әти карап тора кебек тоелды. Шуңа күрә мин тегендә-монда алып бәргән киемнәремне эзли башладым. Илназ руль артына чыгып утырды:
Миңа тиз генә өйгә кайтып җитәргә кирәк икән – Марат абый шалтыраткан! Әйдә, юлда «на ходу» киенеп бетәрсең, яме?
Ничек инде «на ходу»? Син мине нәрсә, бер төнлек кызга саныйсың мәллә «на ходу» киенергә?
Миңа Марат абый йөз тапкыр шалтыраткан. Машинасын алып киткән идем, эләгер инде хәзер үземә.
Ник, синең үз машинаң түгел идемени бу?
Мин абыем кебек бай түгел шул. Марат абый гына Казанда ничә фатир тота әнә, машинасын гына миңа кызгана, саран!
Марат абый дисеңме? Туры сораганыма гафу, Марат абыеңның кызы бармы?
Әйе, синең апаң белән йөри ул. Ну йөри дип… йоклый инде, ярар.
Апай аны кайткан саен мактый бит.
Марат абыйны мактарга гына кирәк, алайса ул апаңа борылып та карамаячак бит.
Синең аңа ниндидер үчең бар кебек.
Үч?! Безнең аның белән әтиләр дә төрле, әни уйнаштан тапкан аны. Ә минем әти, ичмасам, чын ата! Миңа да шундый тәрбия бирергә тырыша.
Марат абыең турында шуңа күрә берни дә сөйләмәдеңмени син?
Минем аның турында сөйләп вакытымны әрәм итәсем килмәде, матурым. Хәзер машинасын исән-имин кулына алып кайтып тапшырсам, тыныч күңел белән ятып йоклыйм. Хәер, бүген башкача йокларга мөмкин дә түгел! – дип Илназ минем битемнән үбеп алды. Мин аны ул төндә шундый яратканымны аңладым…
Минем сафлыгымны югалткан татлы төнем турында апам икенче көнне үк сизенде:
Син бүген икенче төрле әле, сеңлем. Ниндидер серле диимме, - дип ашарга утыргач миннән күзен алмады.
Нинди булыйм инде мин? Шундый ук Зәлия, – дип мин инде торып китәргә әзер идем, ул минем кулымнан тотып калды:
Сез йокладыгыз, име? Әйт инде дөресен! Апаң бит мин синең, - дип үпкәләргә кереште. – Мин бит сиңа барысын да түкми-чәчми әйтеп бара идем, Зәлия, - дип ул минем кулымны ычкындырды. Һәм мин аңа кичәге төнне сөйләргә мәҗбүр булдым. Бертуган апамнан җылы сүзләр, киңәшләр көткән идем. Әмма аның, мине тыңлаганнан соң, әйткән сүзләре мине бер мизгелгә телсез калдырды:
Тукта, син «абыйсының машинасы» дисең, минем Маратның энесе белән йөрисең что ли син?
Үзем дә кичә генә белдем, апай.
Юк! Ничек?! Сеңлем, син чынлапмы?
Илназ үзе әйтте. Марат абый турында бары тик мактап кына сөйләргә мөмкин, диде. Апаең шәп егет белән йөри, диде.
Тукта әле, Мараттан да бигрәк Илназны әйтәм, син аның белән йокладыңмыни?
Әйе. Үзең бит сафлыгыңны озак саклап йөрмә дидең.
Ой, Ходаем…
Ни булды сиңа? Мин нәрсәнедер дөрес эшләмәдеммени соң?
Соң ул Илназ белән бөтен район кызлары йоклап чыкты бит инде! Шул исәптән…
Син дә?!
Сеңлем, мин белмәдем!
Зәлия апаның карашы явыз кешенекенә әйләнде, әйтерсең лә, мин аның өлешен тартып алганмын. Әмма монда барысы да киресенчә бит – ул минем мәхәббәтем белән төн уздырган!
Кабәхәт җан!
Башка сүз әйтергә телем бармады. Әгәр көчем булса, аны йөз өлешкә ботарлап аткан булыр идем, әмма көчсезлегем белән тыелып калдым. Апам турында иптәш кызларымнан да, таныш егетләрдән дә «җылы» хәбәрләр ишетеп торуым гына җитмәгән, инде үземнең Илназыма да барып җитүен белгәч, аны күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Шул көнне үк әйберләремне, җыеп барган акчамны алып, шәһәргә чыгып киттем. Таксида барганда әти-әни шалтыратты, тынычлыкта калдырмадылар. Әмма мин аларга бертуган «якын» апам барысын да аңлатыр дип телефонны өздем. Һәм бүтән гаиләм янына кайтмадым.
...Шактый еллар узгач, мин аз булса да акыл кергән, җитдиләнгән һәм тормышка ал күзлектән карамаска өйрәнгән хатын-кыз идем инде. Шәһәрдә эшем дә гөрләп бара, клиентлар да миннән канәгать, барысы да әйбәт, әмма җан тынычлыгым юк. Өстәвенә, апа да шалтыратып нинди хәбәр җиткерде әнә! «Ике ай вакыт калды» диюе үз янына чакырып сөйләшергә теләве булгандыр инде. Ә мин аңа гомер буе үч сакламадым. Кияүгә чыкмасам да, язмышымның бер көнендә үз насыйбым очрар әле, дип яшәдем. Яшь чагымда Илназ мәңгелек мәхәббәтем булып тоелса, вакыт узган саен аны да йөрәгемнән сызып ата алдым. Абыйсы Марат минем апама өйләнде, бер балалары үсеп килә. Ләкин апамның гына хәле бик начар – «ике айда» барысын эшләргә өлгерергә тели, ахры. Тиз вакыт эчендә мине дә күреп калырга уйлаган. Мин ул әйткән адрес буенча подъезд төбенә килеп бастым. Һәм колагыма ишетелгән тавышны танып туктап калдым – улы белән шаярып кайтучы ир-ат, әйе, Марат иде. Мине күргәч, ул да туктап эндәшми торды һәм исәнләште:
Сез кемнедер көтәсезме?
Марат исемле кешене.
Ул – мин.
Миңа Илсөя апам шушы адресны язды. Үзе хастаханәдә ятам, диде.
Әйе, аңа берничә көн ятарга куштылар шул. Ул миңа сезнең турында әйткән иде, әйдәгез керегез.
Сез дип әйтмә инде, Марат. Апамның ире бит син, ә мин аның сеңлесе. Ичмаса, чит кешеләр кебек сөйләшмик!
Димәк, Илназның…?
Әйе. Мине кертәсеңме?
Ул малаеның кулын ычкындырды да төймәгә үрелде. Шулвакыт Илназның «безнең әтиләр төрле» дигән сүзләре исемә төште. Чыннан да, Марат белән алар охшамаган икән. Кайчандыр апам хисләнеп сөйләгән «бай егете» дә түгел инде бу, ә гап-гади Марат булып калган. Ә нәни малае нәкъ үзе! Миннән күзләрен алмый, һәр сүземне хәтеренә сеңдереп барган кебек тыңлап тора. Өйләрендә хатын-кыз юклыгы сизелә, хәер, апам авырый башлагач та нур калмаган инде монда. Марат шулай ди:
Илсөя урын өстеннән тормас дәрәҗәдә инде. Соңгы арада ашарга да үзем пешерәм, бала да минем белән. Менә шулай яшәп ятабыз, Зәлия. Синең тормышлар ничек соң?
Минем тормыш та әллә ни кызык булмас сезгә. Берүзем бер бүлмәле фатирда көн күрәм. Эш һәм өй арасында йөреп торам.
Илназ турында ишеткәнсеңдер инде?
Юк, аның белән аерылышканнан бирле сөйләшкәнебез булмады.
Ул бик каты эчә башлады.
И Ходаем…
Юк, үзеңне гаепләвеңне теләмим. Димәк, шулай тиеш булган инде. Ә бәлки кайбер гамәлләргә күз йомасы булгандыр, Зәлия?
Ашыгылды шул. Хәзер инде үткәннәргә борылып та карыйсым килми. Мин бүгенге ялгыз тормышымнан канәгать.
Әти, әти! Ә әнием «бер апа киләчәк, аның сүзен тыңла» дигән иде. Ул апамы бу? – дип янәшәдә бөтерелеп йөргән малайның сүзе сөйләшүне бүлде һәм тынлык уятты.
Марат та, мин дә бер ни аңламагандай карашып куйдык.
Улым, бар, уенчыкларың белән уйный тор әле, дип әтисе улын залга кертеп җибәрде һәм минем буш чынаякка тагын чәй салды:
Илсөянең бик зур үтенече бар, Зәлия. Улыбыз ятим үсмәсен дип тели ул. Билгеле, мин дә шул уйда. Ләкин мин урамда беренче очраган хатын-кызны улыма әни буларак ала алмыйм.
Син нигә моны миңа сөйлисең?
Апаңның якын кешесе берәү генә. Һәм ул – син.
Бу миңа тәкъдим ясавыңмы, Марат?
Үзең ничек кабул итә алсаң, шулай эшлә. Ләкин мин Илсөя хакына, балабыз хакына һәм синең чәлпәрәмә килгән язмышың хакына барысын да эшләргә әзер.
Маратның күзләреннән тәгәрәгән тамчы-тамчы яшьләре минем күңелне дә йомшартып җибәрде. Хәер, эшнең кая таба барганын ачык аңлыйм бит мин! Апама да яшьлек хатасы өчен гомер буе үч саклап яши алмам, хәзер инде барысы да үткәндә калган. Мин бүген үк апам янына барып, аның белән бертуган сеңлесе буларак сөйләшәчәкмен!
Миңа уйларга вакыт бирәсеңме?
Әлбәттә!
Күпме?
Ике ай…
Марат шулай дияргә дә өлгермәде, залдан улы йөгереп чыкты:
Әти, әни үзе кайчан кайта соң?..
Бу сорауга Марат җавап бирә алмады – тамагына утырган төерен йотканчы, улы барысын да аңлагандай, аны кочаклап алды. Һәм миңа карады:
Теге апа сез буласызмы? – диде…