news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күз яшьләремне тыя алмадым» – Рамил Шәрапов тормышчан клип төшергән

news_top
«Күз яшьләремне тыя алмадым» –  Рамил Шәрапов  тормышчан клип төшергән
Фото: Рамил Шәрәповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы юмористы, «Шәрапҗан» образын тудырган Рамил Шәраповның «Әткәй» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырга төшерелгән клип халыкның күңеленә кергән. Анда артист үзе, аның әтисе һәм улы катнаша. Мәгънәле, шул ук вакытта гади клип килеп чыккан.

«Рамил, шәп булган», «Тормышчан һәм күңелгә тия торган клип булган», «Тыңлаганда күз яшьләрем тәгәрәде, клип та «текә» булган», «Мәгънәле, шәп җыр булган. Күз яшьләремне тыя алмадым», – кебек комментарийлар калдырган тамашачы.

Җырның авторлары – Ренат Галиәскәр һәм Илназ Гарипов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар