news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күз яшьләре шатлыктан гына булсын» – Лилия Муллагалиеваны якыннары каршы алган

news_top
«Күз яшьләре шатлыктан гына булсын» – Лилия Муллагалиеваны якыннары каршы алган
Фото: © «Татар-информ»

Кичә кич Лилия Муллагалиева Санкт-Петербургтан Казанга кайтты. Аэропортта аны гаиләсе, иҗатташ дуслары каршы алган.

Айгөл Бариева социаль челтәрдә аэропортта көтү мизгелләре белән дә уртаклашты. «Ярты сәгатьтән кайтып җитә. Без, сюрприз ясап, аны каршы алабыз», – дип сөйли ул. Кызлар шарлар, күчтәнәчләр белән килгәннәр.

Лилия Муллагалиеваны алар җырлар белән каршылый. Кочаклашалар, сөенәләр. «Син – герой», – диләр. Бу мизгелләрдә Лилия Муллагалиева күз яшьләрен дә тыеп кала алмый.

Һәм менә Лилия Муллагалиева янына чәчәк бәйләме күтәргән балалары йөгереп килә, аннан тормыш иптәше кочаклый.

«Күз яшьләре шатлыктан гына булсын», – дигән сүзләр ишетелә.

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар