Күз төбендә кара таплар барлыкка килү сәламәтлек белән проблемалар яки яшәү рәвеше дөрес булмау турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта эксперт Мария Молоствовага сылтама белән «Аргументы и факты» яза.
Белгеч күз төпләре каралуның берничә төп сәбәбен атады. Бу – йокы җитмәү, организм сусызлану, гаджетлар экраны каршында озак утыру, шулай ук хроник авырулар.
Кара тапларны бетерү өчен, эксперт йокы режимын җайларга һәм җитәрлек су эчәргә киңәш итә. Шулай ук рационга антиоксидантлар күп булган җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр өстәү файдалы. Кайбер очракларда туклану өстәмәләре ярдәм итә ала, әмма аларны табиб белән киңәшләшкәннән соң гына кулланырга ярый, дип билгеләп үтте Молоствова.