
Мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыров социаль челтәрдәге сәхифәсендә күпләр кызыксынган теманы күтәргән. Ул «күз тию» дигән нәрсәнең булуы һәм аннан саклану чарасы турында сөйли.
– Күз тию – бар, күз тию – хак. Күз тию хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Бу хакта мин әйтмәдем, бу хакта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән. Шулай ук мөселманнар арасындагы күп кенә үлемнәр күз тию аркасында булыр, дигән. Минем үземә дә күз тигәне бар. Бу хакта сөйләрмен. Хәзер бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә.
Шулай әтисе белән Коръән укый торган бер малай бара икән. Аны берәү күреп, «бу малайның күзләре бик матур икән» дигән. Күп тә үтмәгән, бала сукырайган. Икенче бер вакыйгада үзенең күзе тигәнен белгән кеше турында сөйләнелә. Ул иптәшләре арасында торганда, «бу дөянең үлемен телисезме» дигән. Калганнар көлгән инде, бу кеше дөягә караган. Күпмедер вакыттан ул дөя үлгән. Шуңа күрә күз тию – бик начар әйбер.
Миңа килгәндә, күптән түгел генә шундый хәл булды. Бер мәҗлес алып бардым, анда ир-атлар гына утыра иде. Анда миңа төбәлеп, бәлки гаепләп караучылар да булгандыр. Шушы мәҗлестән соң мин бер атна температура белән авырдым. Бер атна буе саташып яттым.
Күз тиюен теләмәсәгез, иң гади ысулын өйрәтәм. Ике кулны бергә тотып, уч төбенә төкерәсез, «Кульһуаллаһ», «Фәлакъ», «Нәс» сурәләрен укыйсыз, аннары башыгыздан алып бар гәүдәгезне сыпырасыз. Шуны 3 тапкыр кабатларга кирәк. Бу – сез белгән догалар белән иң гади ысул. Шуннан соң «Аятөлкөрси» белән дә шулай эшләп була. Күз тию – бик куркыныч, шуңа һәрвакытта да бу әйбергә җитди карагыз.