Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күз тию бар икән ул» – Ирек Фатыйховка ни булган?

news_top_970_100
«Күз тию бар икән ул» – Ирек Фатыйховка ни булган?
Социаль челтәрләр

Алып баручы Ирек Фатыйхов, хатыны «булышлыгы» белән, аягын имгәткән. Ул хәзер аягына такта бәйләп йөрергә мәҗбүр. Бу турыда көлә-көлә сөйләп, «гипс»ның яңа төрен дусларына да күрсәткән ул.

«Дуслар, «күз тию» дигән әйбер чыннан да бар икән ул. Карагыз әле, нинди көнгә калдым. Аякны шулай такта кыстырып бәйләп куярга туры килде.

Бер көнне аягыма массаж ясаткан вакытта хатыныма «аякны тартып җибәр әле» дип әйткән идем. Аз гына дөрес эшләмәдеме. Тездә аз гына авырту сизелгән иде. Чүгәләп булмый. Шуннан соң болында күпме йөгердем, сулар коенып, сәпидләрдә йөрдем бит әле.

Таныш травматолог егетләр шулай турылап бәйләп куеп карарга куштылар. Узып кына китсен инде», – ди ул.

Алып баручы үзен көтеп торучы яшь парларны тынычландырырга ашыккан.

«Борчылмагыз яме, мин туегызга киләм. Моны салдырып атып була, такта гына ич инде ул. Салдырсаң нормаль йөрим мин. Кайбер очракларда Мөнир Рахмаев кебек аякларны гына аера алмаска могу.

Нәрсә әйтәсе килә: үз белдегегез белән массаж ясарга ярамый икән, профессионалларга барырга кирәк. Ә инде кемнең больничныйга чыгасы килә, минем хатынга мөрәҗәгать итә аласыз, бик тиз хәл итеп бирәчәк», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100