Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз тигән баланы нинди дога белән өшкерәләр?

news_top_970_100
Күз тигән баланы нинди дога белән өшкерәләр?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында балаларга күз тимәсен өчен киңәш язды.

Балалар күз тиюгә тагы да сизгер була. Кечкенә балага күз тигән булса, алар көйсезләнә, елый башлый, юньләп ашамый, кирелек күрсәтә. Болардан тыш, кайвакыт балаларның авыруы да күз тию сәбәпле булырга мөмкин.

Мондый очракларда балаларга түбәндәге доганы укып өшкерү яхшы булыр. Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныклары Хәсән белән Хөсәенгә мондый дога укый торган булган:

«Угииз‌үкүмә («з» хәрефен сакау итеп укыйбыз) бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтаниү вә һәәммәти вә миң күлли гайнил-ләәммәһ».

Мәгънәсе: «Сезне шәйтаннан, агулы бөҗәкләрдән һәм һәрбер начар күздән сакласын өчен, Аллаһның камил сүзләренә сыенам».

Фото: © Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналыннан скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100