news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күз тартышу нәрсәне аңлата?

news_top
Күз тартышу нәрсәне аңлата?
https://pixabay.com/

Табиб-невролог Юрий Андрусов, күз кабаклары тартышуны бетерү өчен, тынычландыра торган дару эчәргә киңәш иткән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Гадәти тормышта бу – стресска, дулкынлануга, психоэмоциональ халәткә реакция була. Шуңа бәйле рәвештә, нерв тигы белән көрәшнең төп чарасы – гадәти тынычландыра торган препаратлар», – дигән ул «Говорит Москва» радиосына интервьюда.

Табиб сүзләренчә, нерв тартышуы берничә көн дәвам итсә, стресс булмаса, бу – җитди патологияләр турында сөйләргә мөмкин. Ул очракта табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Нерв тигы берничә көн рәттән туктаусыз дәвам итсә, неврологка мөрәҗәгать итү кирәк», – ди Юрий Андрусов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар