Бүгенге дөньяда күп кешеләр күрү белән проблемалар кичерә. Белгечләр моны цифрлаштыру белән бәйли.
Офтальмолог Антон Казанцев «Радио-1» белән әңгәмәдә күрү проблемаларының төп сәбәпләре кешенең яшенә бәйле булуын белдерде.
«40 яшьтән узган кешеләрдә күрү начараюның төп сәбәбе – яшькә бәйле якыннан начар күрү яки пресбиопия. Бу – яшь үзгәреше, ул хрусталикның элакстиклыгы үзгәрү белән бәйле. Нәтиҗәдә кешеләр якыннан уку, вак әйберләр белән эшләү вакытында кыенлыклар кичерә башлый», – диде ул.
Белгеч әйтүенчә, сәбәпләрнең тагын бер төркеме – хроник авырулар (диабет, гипертония, атеросклероз, кан тамырлары авырулары). Алар күзнең челтәр катлавына, күрү нервына һәм турыдан-туры күрү сәләтенә йогынты ясый.
«Тагын бер сәбәп – күзләргә артык көчле йөкләнеш. Хәзер без күп вакытны компьютер каршында уздырабыз, яктылык начар булган килеш укыйбыз, бу да күрүгә зыян китерә. Күз алдында сурәтләр йөзә башлый, күз кибә, «коры күз синдромы» барлыкка килә», – дип аңлатты офтальмолог.