Лейкоз авыруын башлангыч чорында тану турында киңәшләрен табиб-педиатр Екатерина Кайсина «Известия» газетасына сөйләгән.
«Лейкоз кан ясалу системасы эшчәнлеге бозылу белән бәйле: җелек (сөяк мие) сәламәт кан күзәнәкләре җитештерми башлый, аларга алмашка кан тамырларына шеш күзәнәкләре – бластлар тула. Эчке органнар һәм бөтен системалар җимерелә башлый, пациент күз алдында эри. Лейкоздан исән калу арта, ул халыкның мәгълүматлы булуы, диагностика һәм дәвалау ысуллары үсеше белән турыдан-туры бәйле. 1990 елларда исән калу 30-40 процент булса, хәзер ул 80-90 процентка җитә», – ди табиб.
Уңышлы дәвалану өчен иртә диагностика бик мөһим.
«Лейкозны еш кына ОРВИ, грипп, тимер җитмәү анемиясе, анемиянең башка төрләре, кызыл волчанка, башка аутоиммун авырулар белән еш бутыйлар. Бу авыруларның симптомнары охшаш. Бу – бизгәк (өшетү), хәлсезлек, баш әйләнү, арыганлык, мускуллар һәм буыннар авырту», – ди табиб.
Игътибарлы әти-әниләр куркыныч авыру билгеләрен таный ала. Бу –
- гел арыганлык, ул эритроцитлар микъдары түбән булуын хәбәр итә;
- тән тиресе төссезләнә, аның сәбәбе лейкоз китереп чыгарган анемия булырга мөмкин;
- еш кан агу һәм тән күгәрү – лейкоз кан оешуга йогынты ясый, бу борыннан еш кан китү, теш казналыклары канау, сәбәпсез тән күгәрү китереп чыгарырга мөмкин;
- иммун система хәлсезләнү аркасында еш инфекцияләр;
- гел бизгәк яки төнлә тирләү – болар организм авыру белән көрәшүен аңлата.
Моннан тыш, лейкоз җелектә аномаль күзәнәкләр туплануын барлыкка китерә. Бу – сөякләр яки буыннар авыртуда чагыла. Муенда, култык астында яки касыкта лимфа төеннәре үссә дә шикләнергә кирәк. Бу – кан ясалу белән проблемалар булуын хәбәр итәргә мөмкин, ди Кайсина.