news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күз алдына да китерә алмый идем» – Илназ Гарипов әти булган?

news_top
«Күз алдына да китерә алмый идем» – Илназ Гарипов әти булган?
Фото: Ренат Галиәскәр сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Популяр алып баручы Ренат Галиәскәр социаль челтәрләрдә эксклюзив кадрлар күрсәтте. Аның якын дусты, җырчы Илназ Гарипов бер кечкенә, матур бәби сөеп утыра. Сабый белән елмаеп нидер сөйләшә. Әллә, Илназ Гариповның гаилә тормышында яңалыклар бармы, җырчы әти булу бәхетенә ирешкәнме соң?

Өстәвенә, Ренат Галиәскәр дә, халыкның кызыксынуын тагын да көчәйтеп: «Мин бу картинаны күз алдына да китерә алмый идем», – дип язып куйган.

Илназ Гарипов узган ел башында Эльвина исемле Мәскәү кызы белән тормыш корып җибәрде. «Эльвина артыннан 4 ел чабып йөрдем», – дип, Илназ «Интертат»ка интервью да биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар