Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куырдак рецепты

news_top_970_100
Куырдак рецепты
Лилия Гаделшина

Төрки халыкларда яшелчәләр, бәрәңге белән кыздырып пешергән итле ризык «куырдак» дип атала. Куырдакны, гадәттә, казанда кыздыралар. Шулай ук аны, татар халкының өчпочмак, өлеш кебек популяр ризыклары сыман, камыр эчендә дә пешереп була.

Башта камыр басабыз, аннары эчлек ясыйбыз.

Камыр өчен: 1-2 стакан су, тәменчә тоз, 1 йомырка, 150 грамм ак май, он.

Эчлек өчен: 300-400 грамм сыер ите (төрле ит ярый), уртача зурлыктагы 9-10 бәрәңге, 1 суган, 1 кишер, 1 татлы борыч, тәменчә тоз һәм борыч. 

Тирән табага көнбагыш мае белән терлек мае (яки ак май) салып, туралган ит һәм суганны кыздырып алабыз, тоз һәм борыч, яраткан тәмләткечләрне өстибез.

Шуннан соң бәрәңгеләрне, суган, кишер һәм татлы борычны турыйбыз да, пешкән-кыздырылган итне кушып, барысын бергә бутыйбыз. Тозы җитмәсә, өстибез.

Камырны кисәкләргә бүлгәләп, түгәрәк җәймәләр җәябез. Куырдакны кечкенә бәлешләр кебек ясыйбыз. Газ мичендә 45 минут тирәсе пешерәбез. Пешкәндә, эченә әз генә шулпа һәм ак май салырга була.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100