Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәрендә яшәүче 5 бала анасы Любовь Б.ны элеккеге ире үтергән, дип шикләнәләр. Җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Любовь һәм Александр Б. Алапаевск шәһәре янында Коптелово авылында үз йортлары белән яши. 15 ел никахта вакытта аларның 4 баласы туа. Любовьның алдагы никахта туган олы улы да бу гаиләдә яши. 2022 елның көзендә ире көнчелек аркасында каты итеп суккач, күп балалы хатын иреннән аерылырга була, һәм фаҗига килеп чыга.
36 яшьлек Любовьны 2022 елның 22 декабрендә буып үтереп, чыршылыкта кар астына күмеп калдырганнар. Аны 3 атна чамасы волонтерлар, полиция, туганнары эзли. Хатын югалу турында аның элеккеге ире – 4 баласының атасы Александр хәбәр итә. 18 көн чамасы эзләгәч, Александр хатынын көнчелектән үзе үтерүен сөйли.
Фаҗига булган көнне Любовь Александрны Реж шәһәренә, әтисе янына илтергә сорый. Хатын иреннән китәргә җыена, Реж шәһәрендә балалары белән яшәр өчен фатир караштыра.
«Юлда ир белән хатын талаша. Ир машинаны туктата, алар икесе дә чыга. Ир хатынга суга, хатын егыла. Аннары хатын тора һәм юлдан җәяү Реж ягына таба китә. Ир аны куып тота һәм куллары белән буып үтерә», – дигән тикшерүчеләр.
Аннар ир мәетне Реж елгасы аша күпер янына алып бара һәм чыршылар арасында кар астына күмеп калдыра.
Тоткарлар алдыннан, Александр Любовьны гел төшендә күрә, бик каты борчыла.
Гыйнварда аны сак астына алалар, «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерәләр. Хәзер җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, эшне тиздән судка тапшыралар, диелә хәбәрдә.