Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куяннар, тавыклар яши торган сарайлар янган

Куркыныч янгынның якындагы имәнлеккә, торак йортларга күчү ихтималы да булган.

news_top_970_100
Куяннар, тавыклар яши торган сарайлар янган
Сызраньда Сердовино бистәсендә 800 квадрат метр мәйданда зур янгын булган. Бу хакта “Маленькая Сызрань” сайты хәбәр итте.

Бер урамда сарайлар янган. Биредә кешеләр үзләренең кышка әзерләмәләрен, кирәк-яракларын, шул исәптән тиз янучан матдәләр дә саклаган булган. Кемдер биредә кош-корт, тавыклар, куяннар да тоткан. Янгыннан соң хайваннарның язмышы турында хәбәрдә әйтелмәгән.

19 августта көндезге бер тирәсендә янгын чыккан. Ут капкач, янучан сыеклык салынган канистра шартлаган. Шуннан соң шиферга ут капкан. Шулай итеп зур янгын таралган. Урында утызлап янгын сүндерүче эшләгән. Куркыныч янгын якындагы имәнлеккә, торак йортларга күчү ихтималы да булган. Урынга Сызрань башлыгы Николай Лядин да килгән.

Янгында кешеләр зыян күрмәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100