news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кушнаренко районында әниләре авариядә һәлак булган ике нәни баланы әтиләре ташлаган

news_top
Кушнаренко районында әниләре авариядә һәлак булган ике нәни баланы әтиләре ташлаган
newsbash.ru

Башкортстанның Кушнаренко районында әниләре авариядә һәлак булган 2 сабый баланы әтиләре ташлаган. Суд ир-атны балаларына алимент түләргә мәҗбүр итте. Бу хакта newsbash.ru сайты хәбәр итә.

Опека органнары судка мөрәҗәгать иткән. Түрәләр, әниләре авариядә һәлак булган балаларның әтисе ата вазифаларын башкарудан баш тарткан, балигъ булмаган балаларын матди яктан тәэмин итми, аларның сәламәтлеген, үсешен кайгыртмый, шулай ук антисоциаль яшәү рәвеше алып бара, эчә, дип иск язган. Хәзер балалар Чакмагыш районында приютта тәрбияләнә.

Опека судтан бу ир-атны аталык хокукларыннан мәхрүм итүне һәм аннан алимент түләтүне таләп иткән. Инстанция бу искны тулысынча канәгатьләндергән.

Авария узган елның 22 апрелендә булган. Авдон-Николавевка юлында «Lada Vesta» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе «Opel Astra» машинасына бәрелә. Авариядә «Opel Astra» автомобиленең 63 яшьлек йөртүчесенең хатыны һәлак була. Аңа 59 яшь булган.

Кушнаренко суды машина йөртүчесен 1,5 елга колония-поселениегә җибәргән, шулай ук ике елга транспорт чаралары белән идарә итүне тыйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар