Америка Кушма Штатлары кичә Парижда Украина өчен иминлек гарантияләре турындагы декларацияне имзаламаган. Бу хакта «Татар-информ» Европаның Politico басмасына сылтама белән яза.
Документка «теләүчеләр коалициясе» вәкилләре генә имза куйган, монда АКШ керми.
Моннан тыш, документ баштагы варианты белән чагыштырганда кыскартылган. Аннан Америка ягына бәйле кайбер моментлар юкка чыккан.
Аерым алганда, декларациядә, америкалылар утны туктату режимын мониторинглау һәм верификацияләү механизмы эшенә ярдәм итәчәк, дип күрсәтелгән. Әмма моңа кадәрге версиядә булган АКШның күпмилләтле контингентта катнашуы турында урын бу документка кермәгән.
Моннан тыш, Штатлар Украинадагы күпмилләтле көчләргә «һөҗүм очрагында» ярдәм итәчәк, аларга разведка һәм логистик ярдәм күрсәтәчәк, дигән пункт килешү проектыннан сызып ташланган.
Декларациядә 5 пункт бар: утны туктату режимын мониторинглау һәм верификацияләү механизмында катнашу, Украина Кораллы Көчләренә ярдәм итү (шулай ук, корал сатып алуга акча бүлеп бирү), күпмилләтле көчләр булдыру һәм конфликт яңадан башланган очракта Киевка ярдәм итү, шулай ук хәрби өлкәдә Украина ягы белән озак вакытлы хезмәттәшлекне тирәнәйтү бурычы.
«Иминлекнең ышанычлы гарантияләре һәм чәчәк атуны тәэмин итү буенча йөкләмәләр Украинада ныклы тынычлык урнаштыру өчен кирәк, һәм без бу юнәлештә уртак эшне дәвам итәчәкбез», – дип язган сөйләшүләрдә катнашкан АКШ президенты Дональд Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф Х (элекке Twitter) социаль челтәрендә.
Төп документтан тыш, Франция Президенты Эмманюэль Макрон, Бөекбритания Премьер-министры Кир Стармер һәм Украина лидеры Владимир Зеленский Украинада кораллы каршылык тәмамланганнан соң күпмилләтле көчләрне җәелдерү турында декларациягә кул куйган.