news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Кушымтасында нибары өч-дүрт сүз": Элвин Грей җырчы Иркә белән "Иркәләмә" дигән җыр яздырган

"Кушымтасында нибары өч-дүрт сүз": Элвин Грей җырчы Иркә белән "Иркәләмә" дигән җыр яздырган

news_top
"Кушымтасында нибары өч-дүрт сүз": Элвин Грей җырчы Иркә белән "Иркәләмә" дигән җыр яздырган
Элвин Грей инстаграмында яңалык белән уртаклаша. Ул җырчы Иркә белән җыр яздырган. "Иркәләмә" җырының авторлары - Элвин Грей үзе һәм Анна Попова.



Җыр "Татар радиосы"нда тыңлап була, дип язган Элвин Грей. Әлегә инстаграмда аның өзеге генә урнаштырылган.

Яңа иҗат җимешенең өзеген тыңлап өлгергән инстаграмчылар үзләренең хис-кичерешләрен уртаклаша.

"Дөресен генә әйткәндә, бер төрлеләр җыр. Кушымтасында нибары 3-4 сүз", - дип язган берсе.

Калганнар җырның тулы вариантын түземсезләнеп көтүләрен яза. "Ниһаять, бүген мин бу җырны ишетәм", - диләр алар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар