Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кушнаренко районында ун балалы гаиләнең йорты янып беткән

Йортның бер өлеше агачтан, икенче өлеше кирпечтән төзелгән, профнастил белән тышланган була.

news_top_970_100
Кушнаренко районында ун балалы гаиләнең йорты янып беткән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Кушнаренко районындагы Субай авылында янгын чыккан. Биредә 10га12 метрлы зурлыктагы йорт янып беткән. Биредә ун балалы гаилә яши торган булган. Янгында кешеләр зыян күрмәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, йортның бер өлеше агачтан, икенче өлеше кирпечтән төзелгән, профнастил белән тышланган була. Өй эчендә дә мунча да ясаганнар. Биредә янгын турында хәбәр итә торган җайланмалары да урнаштырылган.

Күп балалы гаиләдәге сабыйларның тугызы кече яшьтә (җиде бала мәктәптә укый, ике бала мәктәпкәчә яшьтә, олы уллары Уфада аерым яши). 

Әлегә бу гаилә дусларында яшәп тора. Алар яхшы гаилә булып санала. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100