Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курыктым». Күрше төбәктә җәяүлене бәрдереп үтергән кеше тикшерүне читтән күзәтеп торган

news_top_970_100
«Курыктым». Күрше төбәктә җәяүлене бәрдереп үтергән кеше тикшерүне читтән күзәтеп торган
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда авария урыныннан качып киткән йөртүчене тапканнар. 14 июньдә Олокүл-Кабак-Суык Чишмә юлында 70 яшьлек ир-атны машина бәрдереп китә. Җәяүле ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлә. Ә аны бәрдереп киткән машина урыннан кача. Бу турыда «Башинформ» яза.

Тикшерү барышында авариядә гаепле йөртүче табыла. Ул - биредә яшәүче 34 яшьлек ир-ат, «Лада Гранта» машинасы хуҗасы.

Бу кеше сүзләренчә, ул юлда ята торган кешене таптаган, аннары машинадан чыккан, пульсын тотып караган, ашагыч ярдәм чакырган. Үзе табибларны көтеп тормыйча, авария урыныннан китеп барган. Аннары машинасын гаражда калдырган, үзе авария урынына килгән. Тикшерү эшләре барышын күзәтеп торган. Ләкин хокук саклаучыларга әйтмәгән», - дип сөйләгән Башкортстан ЮХИДИның баш инспекторы Владимир Севастьянов.

Күзәтү һәм тизлек режимын теркәү камералары ярдәмендә авария ясаган машинаны тапканнар, йөртүчесен ачыклаганнар. Тоткарланган ир-ат үз гамәлләрен куркудан дип аңлата. Хәзер тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100