Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курыкмадым». Батыр тракторчы бөтен авылны янгыннан саклап калган

news_top_970_100
«Курыкмадым». Батыр тракторчы бөтен авылны янгыннан саклап калган
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкәсендә тракторчы ир-ат бөтен авылны янгыннан саклап калган. Ул, ут эченә керә-керә, җирне сукалаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мошковский районындагы Старый Порос авылында яшәүче 44 яшьлек Николайның хатыны һәм 3 баласы бар.

«Бездә янгыннар еш була. 90нчы елларда кемдер авыл читендә чүп-чар, коры үлән яндырган. Учак сүнгән дип уйлаганнар, ләкин җил чыккач, ут кабат дөрләгән. Ул чакта 8 йорт янып бетә. Ул чакта минем бабай трактор белән җир сөреп йөрде, утны туктатырга тырышты», – ди Николай.

30 ел узгач – 2024 елның 28 апрелендә – Николай үзе туган авылын уттан саклап кала. Көчле җил вакытында электр тапшыру баганаларында чыбыклар өзелә, кыска ялганыш була, очкын чыга. Ут коры үләнгә күчә. Җил ялкынны бик тиз дөрләтә, ут йортларга күчә башлый.

«Миңа туганыбыз шалтыратты, 2 өй, үлән януын әйтте. Мин трактор янына чаптым, сука эләктердем дә җир сөрергә килдем. Ул әле бик эреп тә бетмәгән, кыен булды. Янгын сүндерүчеләр килгәнче җир сукаладым, алар утны сүндерә башлагач та туктамадым әле. Трактор белән ут эченә дә кергәләдем, куркыныч булмады. Мин авылны коткару турында гына уйладым», – ди Николай.

Авыл халкы да янгын сүндерергә ярдәм итә. Бәхеткә, ут башка өйләргә күчми.

«Мин җир сукалаган трактор нормада, аны төзәттек. Анда ватылыр әйбер дә юк инде – совет заманыннан калган ул. Без аның белән беренче тапкыр гына янгын сүндерергә баруыбыз түгел. Берничә ел элек тә үлән янды, ул чакта ут урманнан килде», – ди Николай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100