Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курсташым 60 яшьтән олырак»: җырчы Ильвина яңадан студент булган

news_top_970_100
«Курсташым 60 яшьтән олырак»: җырчы Ильвина яңадан студент булган
Салават Камалетдинов

Җырчы Ильвина яңадан студент булып куйган.

«18 елдан соң, мин яңадан студент», – дип язган җырчы социаль челтәрдә. Ул Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе факультетына магистратурага укырга кергән. Хәзер – Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева җитәкләгән кафедра укучысы.

«Башта барыйммы, юкмы дип икеләндем, тик яраткан институтның диварлары һәм кешеләре илһамландырды. Сүз уңаеннан, бер курсташым 60 яшьтән олы. Берничә ел элек ул җырлар яза башлаган, программаларны өйрәнгән, параллель рәвештә музыкаль мәктәптә укый, профессиясе буенча ул «медик», офтальмолог булып эшли», – дип язган Ильвина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100