Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курскида дрон һөҗүме вакытында «Халык газетасы» баш мөхәррире Юлия Кузнецова һәлак булган

news_top_970_100
Курскида дрон һөҗүме вакытында «Халык газетасы» баш мөхәррире Юлия Кузнецова һәлак булган

Курск өлкәсенең Большое Солдатское районының «Халык газетасы» («Народная газета») баш мөхәррире Юлия Николаевна Кузнецова дрон һөҗүме вакытында һәлак булган, дип хәбәр итте телеграм-каналда губернатор Алексей Смирнов.

Ул автомобильдә редакциянең архивларын куркынычсыз урынга күчергән вакытта һәлак булган. Баш мөхәррир райондагы вазгыять турында мәкалә язачагын әйткән булган.

Дрон һөҗүме вакытында газетаның верстка ясаучысы һәм участковый яраланган, алар хастаханәдә.

Юлий Кузнецовага 34 яшь булган. 2008 елдан «Халык газетасы»нда журналист булып эшли башлаган, 2022 елда баш мөхәррир урынбасары итеп куелган, былтырдан – баш мөхәррир. Юлия Кузнецованың кызы ятим калган.

Бүген дрон һөҗүме вакытында Украина белән чик буендагы Бирюч авылында 1 кеше һәлак булган. Җирле хакимият чик буендагы районнарга бармаска өнди.

Большое Солдатское Украина гаскәрләре бәреп кергән Суджадан 26 километр ераклыкта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100