Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курск шәһәре ракета һөҗүменә дучар булды: 13 кеше яраланган

news_top_970_100
Курск шәһәре ракета һөҗүменә дучар булды: 13 кеше яраланган

Бүген төнлә Курск шәһәре ракета һәм дроннар һөҗүменә дучар булды. Оборона министрлыгы 14 дрон һәм 4 ракета бәреп төшерелүен хәбәр итә. Бер ракетаның калдыклары күп катлы йортка төшкән. Губернатор вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов әйтүенчә, 13 кеше яраланган, аларның 2се авыр хәлдә. Йорттан 15 кешене коткарганнар, 30 кеше эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә МЧС.

«Россия Сегодня» Курск өлкәсе белән чиктә булган Украина хәрби көчләре колоннасы юкка чыгарылуын хәбәр итә.

Бүген төнлә Курск өлкәсенең Белая районына да һөҗүм булган.

Белгород өлкәсенең Шебекино шәһәренә 3 дрон һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә бер кеше яраланган.

Воронеж өлкәсенә 16 дрон һөҗүм иткән. Дрон калдыклары административ бинага зыян китергән. 100 кеше утсыз калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100