Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курск өлкәсенең тагын бер районында эвакуация башланырга тора

news_top_970_100

Курск өлкәсенең Большесолдатский районы администрациясе халыкны ирекле эвакуацияләүгә гаризалар җыя башлады, мохтаҗларга һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте телеграм-каналда муниципалитет башлыгы Владимир Зайцев.

«Безнең районда бу көнгә кадәр эвакуация булмады. Кешеләр үзләре теләп китте, беркем комачауламады. Бүген эвакуациягә мохтаҗ кешеләр турында мәгълүмат туплыйбыз. Кичәге көнгә кадәр гаризалар булмады, хәер, кешеләр аз калды, һәм алар китәргә теләми. Азык-төлеккә, суга, эвакуациягә мохтаҗ булучылар, монда языгыз. Барыгызга да ярдәм итәрбез», – дигән Владимир Зайцев.

Шулай ук ул үзенең районда калуын, ә җирле хакимиятләренә тыныч халыкка һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итүне дә язган. «Тыныч халыкны чыгарабыз, хәрбиләргә булышабыз, азык-төлек белән ярдәм итәбез, ут капкан җирләрне сүндерәбез», – дигән район башлыгы.

Большесолдатский районы Курск өлкәсенең көньяк-көнбатышында урнашкан, аның мәйданы 780 квадрат метр, 10,5 мең чамасы кеше яши. Район Украина белән чиктәш түгел. Төньякта ул Курск өлкәсенең Льгов һәм Курчатов, көнчыгыштан Октябрьск, Медвенский һәм Обоянский, көньякта – Беловский һәм көнбатыштан Суджан районнары белән чиктәш.

Курск өлкәсендәге сугышлар 6 августтан бирле бара. 12 августка булган мәгълүматлар буенча, Курск өлкәсенең Россия һәм Украина хәрбиләре арасында бәрелешләр барган чик буе районнарыннан 121 мең кеше чыгып киткән һәм эвакуацияләнгән, дип сөйләде губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов. Суджан, Кореневский һәм Беловский (тулысынча), шулай ук Краснояружский, Глушковский, Рыльский һәм Хомутовский районнарыннан барлыгы 180 кеше эвакуацияләнергә тиеш. Большесолдатский һәм Льговский районнарында ирекле эвакуация гамәлдә.

ВСУ һөҗүмнәре аркасында үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган Курск өлкәсе халкына 10 мең сум күләмендә 1 тапкыр түләү вәгъдә иттеләр. Финанс ярдәме сорап 44 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итте кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков.

Киев белдерүенчә, ВСУның Курск өлкәсендәге операциясе максаты – сөйләшүләрдә позицияләрне ныгыту. Россия Президенты Владимир Путин Украина гамәлләрен «масштаблы провокация» дип саный. Россия Тышкы эшләр министрлыгында моңа катгый җавап вәгъдә иттеләр, дип яза РБК сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100