Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курск өлкәсендә солдат-срочник ике хезмәттәшен аткан

Һәлак булучы Татарстаннан дип язалар.

news_top_970_100
Курск өлкәсендә солдат-срочник ике хезмәттәшен аткан

Курск өлкәсендә срочник «Тукта, кем килә?» дигән сорауга җавап бирмәгән хезмәттәшләренә аткан.

Курск өлкәсенең Суджан районында Украина белән чиктәге хәрби бүлектә срочник-солдат «Тукта, кем килә?» дигән сорауга җавап бирмәгән өчен 2 хезмәттәшенә аткан. Аларның берсе вафат булган. Бу хакта BAZA «Телеграм» каналына сылтама белән kazanfirst.ru сайты яза. 

Магомед исемле солдат постта часовой булып торган. Ул кемнедер абайлап алган һәм каравылдагы солдаттан соралганча: «Тукта, кем килә?» – дип кычкырган. Җавап ишетмәгәч, ул бу кешегә Калашников автоматыннан ата. Бары тик соңыннан гына ул аларның үзенең хезмәттәшләре булуын аңлый. 19 яшьлек солдат шул урында ук һәлак булган, 22 яшьлек срочник яраланган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Өч срочникның да 8 ай хезмәт итүләре билгеле.

Һәлак булган солдат Тамир исемле, ул Татарстаннан, дип яза «Телеграм» каналлар. Ә икенчесе – Новосибирскидан Владислав (фотода).

Каравылда торган часовой «Стой, кто идет?» дип кычкыргач, бер тапкыр һавага кисәтеп атарга, аннан соң гына кешеләргә атарга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100