news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Курск өлкәсендә блиндаж шартлаганда 6 солдат һәлак булган

news_top
Курск өлкәсендә блиндаж шартлаганда 6 солдат һәлак булган
bryansktoday.ru

20 февральдә Курск өлкәсенең Суджан районында фаҗига була. Анда 6 солдат-срочник һәлак булган, дип яза bryansktoday.ru сайты. 

Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, хәрбиләр блиндажда  мичкә якканнар.

Аларның берсе мичкә янучан сыеклык сибә. Көчле шартлау була, һәм блиндажга ут каба.

Солдатларның бары тик икесе генә чыгып котыла алган. Калганнары әле һаман да табылмаган. Фаҗига урынында махсус хезмәтләр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар