Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курск өлкәсендә бәрелешләр булу сәбәпле, мобилизация игълан ителәчәкме?

news_top_970_100
Курск өлкәсендә бәрелешләр булу сәбәпле, мобилизация игълан ителәчәкме?

Курск өлкәсендә вазгыять кискенләшү сәбәпле, мобилизация игълан ителәчәк, дигән сүзләр йөри башлады. «Говорит Москва» радиостанциясенә интервьюсында Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты әгъзасы Виктор Заварзин бу сорауга ачыклык керткән.

«Бу сорау көн тәртибендә тормый, Россиянең кирәк кадәрле көче бар», – дигән ул.

Депутат әйтүенчә, Кораллы көчләрдә 700 мең контрактник бар, шуңа да мобилизациянең кирәге юк.

«Озакламый без Генераль штаб начальнигы әйткән максатларга ирешәчәкбез», – дигән Заварзин.

6 август көнне Украина гаскәрләре Курск өлкәсенә һөҗүм итте. Дистәләгән бронетехника кулланылуы хәбәр ителде. Генераль штаб җитәкчесе Валерий Герасимов Украина гаскәрләренең һөҗүме туктатылуын әйтте. Украина ягын 1000 хәрби дип бәялиләр. 8 август көнне сугыш Суджа һәм Кореново районнары тирәсендә барды. Украина гаскәрләре Курск өлкәсенең басып алган җирләрендә ныгытмалар төзи башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100