news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Курск өлкәсендә авырлы яшь ананы әнисе һәм баласы күз каршында атып үтергәннәр

news_top
Курск өлкәсендә авырлы яшь ананы әнисе һәм баласы күз каршында атып үтергәннәр

Курск өлкәсе Суджа шәһәреннән эвакуация вакытында 24 яшьлек хатын-кызны атып үтергәннәр. Нина ире Артем белән аерым ике машинада шәһәрдән чыгып киткән. Ире алдан барган, Нина әнисе һәм улы белән – икенче автомобильдә. Ире әйтүенчә, куаклар арасыннан аларга ата башлыйлар. Ире утырган автомобильгә күпсанлы пулялар тия, әмма аңа зыян килми. Рульдәге Нинаны атып үтерәләр, улы яралана. Ире әйтүенчә, куаклар арасында утырган солдатның каскасында зәңгәр тасма була – бу Украина хәрбиләрен билгели торган билге.

«Ул терәп диярлек атты, без аның ягына бара идек. Машинаны тишкәләп бетерде, автомобильгә 8 пуля тиде, миңа берсе дә эләкмәде. Мин узып киткәч, ул аларга ата башлады. Мин туктадым, тизрәк бар дип, кулымны болгадым. Ул бара иде – мин аңа тимәде дип уйладым. Әмма ул инде аңын югалткан булган – хатынның әнисе рульне тотып барган. Минем машинага килеп бәрелде. Ишекне ачкан идем, Нина инде гырылдый иде. Аңына китермәкче булдык, әмма яралары тирән иде. Нинаның әнисе аны һәм улымны минем машинага утыртырга булыштык, без хастаханәгә киттек, юлда барганда Нина үлде», – дип сөйләгән Артем «База» каналына.

Нина авырлы булган. Артем әйтүенчә, алар кем туасын әле белмәгәннәр (2 генә ай булган), әмма, кыз туар, дип өметләнгәннәр.

Кичә Суджа шәһәре янында «ашыгыч ярдәм» йөртүчесе һәм табиб һәлак булды. 28 кеше яраланды, дип хәбәр ителгән иде.

Бүген Путин Курск өлкәсендәге вазгыятькә кагылышлы иминлекс советы утырышын уздырды. Генераль штаб җитәкчесе Валерий Герасимов әйтүенчә, Украина хәрбиләренең һөҗүме туктатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар