news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Курск өлкәсенә Украина ягыннан 11 снаряд төшкән: Суджан районы утсыз калган

news_top

Украина Кораллы көчләре хәрбиләре Курск өлкәсенең Суджан районына һөҗүм итә, дошманның 11 снаряды төшүе теркәлгән. Бу хакта төбәк губернаторы Роман Старовойт үзенең Телеграм каналында хәбәр итте, дип яза «Парламентская газета».

Аның сүзләренчә, Мәскәү вакыты буенча 22:00 сәгатьтә Киев контролендәге кораллы формированиеләр ягыннан ату дәвам иткән.

«Энергия объектларына эләкте. Шуның аркасында Суджан һәм Коренев районнары өлешчә утсыз калды. Атыштан соң белгечләр килгән зыянны исәпләп чыгарачак һәм төзәтү эшләрен башлаячак», – дип сөйләде сәясәтче.

Губернатор әйтүенчә, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

29 ноябрьдә, сишәмбе көнне, Курск өлкәсе губернаторы Украина Кораллы Көчләренең Теткино бистәсенә атуын хәбәр иткән иде. Торак пункт территориясенә Украина ягыннан җибәрелгән 10 снаряд төшкән. Шулай ук ул, бу сәбәпле зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр булмады, дип әйтте. Шулай да, энергия объектларына зыян килгән.

Брянск өлкәсендә нефть продуктлары яна. Янгын нәтиҗәсендә дизель ягулыгы салынган ике резервуар зарарланган. Зыян күрүчеләр юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар