Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курск аэродромына беспилотник һөҗүм иткән: шәһәрдә янгын

news_top_970_100
Курск аэродромына беспилотник һөҗүм иткән: шәһәрдә янгын

Курск өлкәсендә аэродромга беспилотник һөҗүм иткән. Бу хакта губернатор Роман Старовойт Телеграм каналында хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Курск аэродромы тирәсендә беспилотник һөҗүме аркасында нефть туплагычка ут капты. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерелә. Урында барлык махсус хезмәтләр дә эшли», – дип язган ул.

Курск аэропорты граждан самолетларын кабул итми һәм җибәрми. 24 февральдән башлап, Россиянең көньягындагы һәм үзәгендәге күп кенә аэропортлар кебек үк, анда да очышларга чикләүләр гамәлдә.

Кичә Украина хәрбиләре Саратов һәм Рязань өлкәләрендә хәрби аэродромнарга һөҗүм ясарга омтылды. Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, совет чорында җитештерелгән беспилотниклар кулланылган, әмма Россия авиациясе ПВО ярдәмендә бу аппаратларны бәреп төшерә алган. Һөҗүмдә техник составтагы 3 хәрби һәлак булган, тагын 4 кеше зыян күргән. 2 самолетның корпусына зыян килгән.

Хәрби ведомствода әйтүләренчә, бу һөҗүме белән Киев режимы Россия ерак авиациясенең хәрби эшен бозарга теләгән. Әмма бу Россия армиясенә Украинаның хәрби идарә системасына һәм аңа бәйле оборона комплексы объектларына массалы һөҗүм ясарга комачауламаган. Билгеләнгән 17 объектның барысына да зыян килгән, һөҗүм хәрби хәрәкәт районнарына чит ил коралларын китерүне бозган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100