news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күршесе шашлык аркасында яндырып үтерергә маташкан». Ут капкан хатын авыр хәлдә

news_top
«Күршесе шашлык аркасында яндырып үтерергә маташкан». Ут капкан хатын авыр хәлдә
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Волгоград табиблары 46 яшьлек хатын-кызның гомерен саклап калу өчен тырыша. Аны күршесе яндырып үтерә язган. Фаҗига шашлык аркасында килеп чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Хатынның тәненең бик күп урыны пешкән. Ул пешүләр үзәгендә авыр хәлдә ята. Хәер, аны реанимациядән чыгарганнар инде.

«Хәзерге вакытта пациент реанимациядән пешүләр бүлегенә күчерелде. Хәле авыр, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә», – дигәннәр өлкә буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Фаҗига 18 апрельдә Волгоградның Беренче урамында бакчачылык ширкәтендә була. Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, 57 яшьлек ир-ат күрше хатынны яратмый. Күрше хатыны шашлык пешерә башлагач, ир-ат талаш чыгара. Аннары хатынга бензин сибеп, ут төртә.

Башка бакчачылар ут капкан хатынга ярдәм итә. Ут төртүчегә карата җинаять эше ачылган. Җинаять кылганда ул исерек булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар