Күршеләр сезнең бакчадагы агачны кисүне таләп итсә нишләргә? Бу турыда «АиФ» аңлата.
Күрше безнең бакчада үсә торган чыршыны кистерүне таләп итә: имеш, ул аның бакчасына күләгә төшерә. Судка бирү белән яный. Ул хаклымы?
Барысы да агачның сезнең җир участогы чикләренә нинди ераклыкта утыртуына бәйле. Әгәр чыршы күрше участогыннан ким дигәндә 3 метр ераклыкта утыра икән, күршегез хаклы түгел (кара: СП 53.13330.2019 «Гражданнарның бакчачылык алып бару территориясен планлаштыру һәм төзү. Биналар һәм корылмалар» кагыйдәләре җыелмасы).
Әгәр якынрак булса, аның дәгъвасының уңышлы булу ихтималы зур. Суд участокта тикшерү билгеләячәк. Әгәр тикшерү тиешле ара сакланмавын күрсәтсә, агачны кисәргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр, – дип аңлата юрист Сергей Коломийцев.