«Күршеләр ишетмәгән». Коймадан сикереп чыккан алабай бер хатынны ботарлап ташлаган
Ростов-на-Дону шәһәрендә зур алабай хатын-кызның битен умырган. Эт бакча кишәрлеге коймасы аркылы сикереп чыккан һәм хатын-кызга ташланган. Ул аны җиргә еккан, шуннан соң битен һәм кулларын умырып бетергән. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.
Хатын-кыз ярдәмгә чакырып кычкырган, әмма күршеләре ишетмәгән. Төнге сәгатьтә урамнан машина узып бармаган булса, бу хәл фаҗига белән тәмамланасы булган.
Машина йөртүчесе фаралар яктысында җирдә яткан хатын-кызны күреп алган һәм ярдәмгә ашыккан. Зур таяк белән этне куып җибәргән. Зыян күргән хатын-кызга медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.