Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күршеләр бик курыкты»: Ире ут төрткән хатынның ярты тәне пешеп беткән

news_top_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә коточкыч фаҗига аздан гына кеше үлеме белән тәмамланмый кала. Биредә ир-ат бергә яшәгән хатынын тереләй яндырып үтермәкче була. Бәхеткә, күршедә яшәүче хатын-кыз полициядә эшли, һәм ул ярдәмгә килә. Бу фаҗига турында NN.RU сайты яза.

Түбән Новгород өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, әлеге вакыйга 14 апрель кичендә була. Төзүчеләр урамындагы бер йортта көйгән ис чыгу турында полициягә хәбәр итәләр. Биредә яшәүче өлкән лейтенант Ольга Е. подъездга чыга һәм шунда үз-үзен белештермәгән ир-атны очрата – ул кычкыра, сүгенә. Ольга аның фатирына керә һәм бу ирнең хатынын күреп ала.

«Бик куе төтен иде, мин күрше хатынның ваннадан ярдәм сораганын ишеттем, аның янына килдем, дежур бүлеккә һәм «ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттым», – дип сөйләгән Ольга.

Ул 36 яшьлек хатын-кызга беренче ярдәм күрсәтә, соңыннан аны хастаханәгә алып китәләр. Хатын-кызның тәненең 60 проценты пешкән.

Ольга, экстрен хезмәтләр килгәнче, күршеләрен эвакуацияләргә дә булышкан.

Зыян күргән хатын-кызның бергә яшәгән ире белән талашканнан соң пешүе ачыклана. Ир-ат аның өстенә янучан сыеклык сибә һәм зажигалка кабыза. Җинаять эше ачылган. 41 яшьлек ир-атны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Йортта яшәүчеләрнең берсе ул кичтәге хәлләрне искә алып, полициядә эшләүче хатын-кызның нервылары ныклыгына таң калуын сөйләгән.

«Ул көнне йорттагы бөтен кеше курыкты. Бөтен җиргә төтен таралган булса да, бернәрсә күренмәсә дә, Ольга фатирга беренче булып керде, күршебезгә тиз арада ярдәм күрсәтте. Бөтенесен оештырды: полиция дә, табиблар да, янгын сүндерүчеләр дә бик тиз килеп җитте», – дип сөйләгән күрше хатыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100