
Юридик фәннәр докторы, Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев фатирыгызны өстәге күршеләр су бастырган очракта нишләргә икәнен аңлатты. Беренче чиратта, стрессны җиңәргә тырышырга, бәланең масштабын ачыкларга һәм шуңа карап эшләргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Су басуның сәбәбе сездә булмавын астагы күршеләрегезгә хәбәр итегез. Ә соңыннан, суны туктату өчен, сезне су бастырган өстәге күрше белән элемтәне җайларга кирәк. Авария һәм диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз», – дигән Иван Соловьев.
Шуннан соң зыянны фотога һәм видеога төшерергә кирәк. Бу материаллар өстәмә дәлил булып тора, алга таба бу – гаепле кешедән зыян өчен түләтергә ярдәм итәчәк.
«Әгәр күршеләрегез белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булсагыз, аларны шаһит итеп чакырыгыз. Фото-видеога подъезд ишегеннән үк төшерә башларга, бөтен зыянны күрсәтергә кирәк», – дип киңәш итә юрист.
Соңыннан су басу турында акт төзергә кирәк. Моны үзлектән дә эшләргә була, шулай ук ТСЖ яки идарәче компания вәкилен чакыртырга мөмкин. Мондый документ булмаса, матди зыянны түләттерү шактый катлаулы булачак.
«Адресны, авария сәбәбен, гаепле кешене, бозылган әйберләр исемлеген күрсәтергә кирәк. Актта комиссиянең бөтен әгъзаларының имзасы булырга тиеш: зыян күрүченеке дә, гаепле кешенеке дә, шаһитларныкы да. Әгәр сезне су бастырган күршегез килмәгән икән, актта моны язарга кирәк», – дигән Соловьев.
Шулай ук килгән зыянны бәяләү өчен белгеч чакырырга кирәк. Тиешле лицензиясе булган белгечне интернетта табарга була. Әгәр фатир иминиятләштерелгән икән, су басу нәтиҗәләрне бәяләү өчен, иминият компаниясе вәкилен чакырырга кирәк.
Әгәр гаепле кеше зыянны капларга риза булса, юрист аның белән килешү төзергә тәкъдим итә. Документны нотариуста расларга мөмкин – бу сезнең файдага өстәмә плюс була.
Әгәр күршегез компенсация түләүдән баш тартса, судка дәгъва гаризасы әзерләргә кирәк. Бу хакта гаеплене кисәтегез – бәлки, бу әлеге хәлне ирекле җайга салырга булышыр. Киресенчә булса, җыелган бөтен дәлилләрне судта тәкъдим итәсе була.
«Тыныч булыгыз, хискә бирелмәгез», – дип киңәш итә юрист. Әгәр фатир арендага бирелгән икән, шулай ук мораль зыянны һәм югалган керемне дә күрсәтергә була.
Суд гаепле кешене акчалата компенсация түләтергә яки үз хисабыннан ремонт ясатырга мәҗбүр итә ала, диелә хәбәрдә.