2025 ел азагына кадәр Россиядә һәр күп фатирлы йорт МАХ илкүләм мессенджерында чат ясарга тиеш. Бу турыда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга сылтама белән ТАСС яза.
Федерация Советы каршындагы торак төзелеше һәм торак-коммуналь комплексын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре советы утырышында министр шул хакта әйткән.
«Сенаторларга мөрәҗәгать итәм. Безнең алга МАХ мессенджерын торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә куллану буенча Хөкүмәт, Президент тарафыннан җитди бурыч куелган. Һәр күп фатирлы йорт ел азагына кадәр MAX мессенджерында чат ясарга һәм Telegram, WhatsApp мессенджерларында булган бөтен нәрсәне шунда күчерергә тиеш. Һәм рәсми рәвештә йорт чаты статусын беркетергә кирәк. Бу – фактта илдә миллион күп фатирлы йорт буенча эш», – диде министр.