Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күршекәем Денис, урының оҗмах түрләрендә булсын»

news_top_970_100
«Күршекәем Денис, урының оҗмах түрләрендә булсын»
Фото: © «Актаныш-информ»

Актаныш районының Түке авылында Денис Сергинны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус хәрби операциядә 14 август көнне һәлак булган. Денис Сергин Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнгән.

«Күршекәем Денис, урының оҗмах түрләрендә булсын. Әти-әнисенең, туганнарының кайгысын уртаклашам»;

«Барыбыз өчен дә, Түке халкы өчен дә бик авыр югалту! Инде илләребездә тынычлык урнашып, кайгылы хәбәрләрләр килмәсен иде, югалтулар, күз яшьләре булмасын иде! Әти-әнисенең, туганнарының, Түке халкының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!»;

«Фидания, кайгыңны уртаклашам.... Урыны җәннәттә булсын...», – дигән сүзләр язганнар бу фаҗигале хәбәр астына «Актаныш-информ» төркемендә.

Матәм мәрәсимендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, авыл халкы, туганнары, дуслары катнашты, дип яза район газетасы сайты.

Денис Юрьевич 1991 елның 12 августында Чаллыда туган. Чаллы шәһәренең 58нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыган. 2010 елда «ИНЭКА» көллиятен тәмамлаган. 2010 елның 24 июненнән 2011 елның 22 июненә кадәр механик вазифасында хәрби хезмәт үтә. Контракт белән хезмәт итәргә 2023 елның 17 февралендә киткән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100