Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күрше хатын плитәне яндырды да качты». Коточкыч янгында өч бала үлгән

news_top_970_100
«Күрше хатын плитәне яндырды да качты». Коточкыч янгында өч бала үлгән
Фото: https://t.me/Tmnoblsud72, Төмән өлкәсе суд системасының берләштерелгән матбугат хезмәте

Төмән өлкәсендә янгында 3 бала үлгән. Фаҗига 2 катлы йортта күрше хатын гаебе белән була. Үсмер балалар төтен белән тончыга. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Күрше хатын – Оксана Г.ны 3 маддә буенча, шул исәптән «саксызлык аркасында икедән артык кешегә үлем китерү» маддәсе буенча, хөкем иткәннәр.

Ялутор шәһәрендә 2023 елның ноябрендә булган фаҗигане әле дә бик авыр кичерәләр. 2 катлы агач йортның 1нче катындагы фатирда янгын вакытында 11, 13 һәм 15 яшьлек өч бала һәлак була. Балалар барысы да өске катта яшәсә дә, куе төтен аларның фатирына җыела һәм үсмерләр буылып үлә.

Тикшерү версиясе буенча, Оксана Г. электрик өстәл плитәсендә ашарга пешерергә җыена. Ул плитәне розеткага тоташтыра һәм озак тота. Кабель кыза, һәм янгын чыга.

Оксана Г. үзе сөйләгәнчә, ачык ут таралганын күргәч, ул күршеләренә ярдәм итми, фаҗига урыныннан качып китә. Янгында балалар үлүдән тыш, тагын бер гаилә – 2 бала һәм аларның анасы – зыян күрә. Биредә яшәүче башка кешеләр өйдән чыгарга өлгерә. Ут 100 квадрат метрга тарала.

Суд утырышында Оксана Г. үкенә, гаебен таный, гафу да үтенә. Күршеләре сүзләренчә, ул еш хәмер эчә.

Үсмерләр үлемендә гаепләүдән тыш, бу хатынны үз анасына карата берничә тапкыр көч кулланган өчен дә хөкем итәләр. 11 һәм 14 ноябрьдә ул әнисе белән талаша һәм өлкән хатынның башына, битенә суга, пычак тотып, үтерү белән яный.

Суд карары буенча, Оксана Г. 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә, ул гомуми режимлы колониягә озатыла, диелә хәбәрдә.

Хөкем ителгән хатынның фотосы Төмән өлкәсе суд системасының берләштерелгән матбугат хезмәте телеграм-каналында чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100