Удмуртиянең Солдырь авылында, яшен суккач, өй янып беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.
Яшен агач өйнең электр бүлгеч тактасына суга. Ул яна башлый. Ут мунчага, каралты-курага күчә.
43 квадрат метр мәйданга таралган янгынны 10 коткаручы һәм 5 берәмлек техника белән сүндерәләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында иминлек кагыйдәләрен искәртә:
- тәрәзәләрне, ишекләрне, морҗаларны ябыгыз;
- мичкә якмый торыгыз;
- электр җиһазларын сүндерегез.