Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән

news_top_970_100
Күрше төбәктә юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән
Фото: «МВД по Чувашской Республике» Телеграм-каналы

Кичә Чувашиянең Урмар районында кокточкыч юл фаҗигасе булган.

7 июньдә 11:20 сәгатьтә Урмар округы территориясендә «Аниш» автоюлының 5 нче чакрымында «Фольксваген Поло» һәм «Опель Астра» автомашиналары бәрелешә: 3 кеше һәлак була, 2 кеше хастаханәгә озатыла, дип хәбәр ителә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чувашия Республикасы буенча идарәсе Телеграм-каналында.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 69 яшьлек йөртүче идарә иткән «Фольксваген» каршы як полосага чыккан һәм «Опель» белән бәрелешкән. «Опель» белән 37 яшьлек йөртүче идарә иткән.

«Опель» йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр, ул машинадагы 59 яшьлек пассажир да хастаханәдә. Шул ук машинадагы 2 пассажир – 30-60 яшьлек ир-атлар алган җәрәхәтләрдән авария урынында үлгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип фаразланган йөртүче да исән калмаган. Аның автомобилендәге спидометр угы 140 км/сәг билгесендә катып калган.

Фото: © «МВД по Чувашской Республике» Телеграм-каналы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100